• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: licey14.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 58 педагогов Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

Сез иң гүзәл Кеше икәнсез...

Опубликовано: 08.10.2013

Мифтахова Эльмира Флүр кызы 14 нче лицейда татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

Ул иҗади эшләүче, югары фикерләү сәләтенә ия булган укытучы – практик. Аның дәресләре, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, тиешле югарылыкта үтә; хәзерге заман педагогика һәм психология таләпләренә җавап бирә.

Дәресләрдә укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, бала шәхесенең мөмкинлекләрен формалаштыру һәм өзлексез үстерү өчен уңай шартлар тудыра; проблемалы сораулар ярдәмендә укучыларның үзаллы фикер йөртүләренә ирешә; дәреслектә күп еллар бирелеп килгән темаларга гына таянмыйча, баланы уйланырга, тирәнтен хисси фикер йөртергә мәҗбүр итәрдәй өлкәләргә дә мөрәҗәгать итә.

Укытучы традицион һәм яңа методларны отышлы бәйләп алып бара. Балаларның индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып, дәресләрдә индивидуаль, төркемләп, коллективта эшләү формаларын актив файдалана, укучыларның көч һәм сәләтләренә таянып, гомуми эшкә коррекция бирергә, көчле укучыларны йомшак укучылар белән эшкә тартырга юл ача. Белем, аң, күнекмә һәм осталыкларын формалаштыра барып, алынган белемнәрне системага салырга, гомумиләштерергә, файдалана белергә өйрәтә. Шуның нәтиҗәсенә балаларның танып-белү көчләре һәм сәләтлеге камилләштерелә.

Укытучының дәресләре нәтиҗәле, чөнки Эльмира Флүр кызы укыту процессын камилләштерү, балаларның тәрбиялеген күтәрү өстендә туктаусыз эш алып бара.

Аның эш тәҗрибәсе белән укытучылар кызыксыналар, эш алымнарын үз дәресләрендә кулланалар.

Эльмира Флүр кызы – укыту һәм тәрбиянең хәзерге заман бурычларын яхшы аңлаучы, белем бирү методларын камилләштерү юлларын эзләнүче мөгаллимә. Үзенең тыйнаклыгы, ягымлылыгы, балаларны чын күңелдән яратуы, әти-әниләрне хөрмәт итә белүе белән аерылып тора.

Үзенә һәм укучыларына таләпчән, яңалыкка омтылучан, эзләнүчән укытучы, тирән белем бирү белән бергә, яшь буында югары әхлак сыйфатлары да тәрбияли.

Ул  һәрчак сүзендә торуы, кешелекле, игътибарлы, ярдәмчел булуы белән күңелне җәлеп итә. Үз вазифасын намус белән үти, фидакарь эше белән укучыларның, хезмәттәшләре һәм ата-аналарның олы ихтирамын казанды.

Шәһәребездә үткәрелгән Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе конкурсының “Милли белем бирү һәм мәдәниятнең үсеше” номинациясендә 2 урын яулады.

Без, татар теле укытучылары һәм 14 нче лицейның администрациясе,  Эльмира Флүр  кызына иҗади уңышлар телибез,  алга таба да югары үрләр яулар дип ышанып калабыз.

Милли мәгариф буенча директор урынбасары Габидуллина Н.И.



К списку новостей