Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган чаралар
Опубликовано: 27.04.2011Шәһәребездә татар халкының бөек улы, бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган күп чаралар үткәрелде. Безнең лицей укучылары аларның барысында да уңышлы чыгыш ясап килделәр.
23 март көнне 33 нче мәктәптә Габдулла Тукай сүзләренә язылган һәм шәһәребезгә багышланган җырларны хор белән башкару бәйгесе үткәрелде. Анда 8, 33, 19 нчы мәктәп укучылары катнашты. Бу бәйгедә лицейның 4 г һәм 5 г сыйныфы укучылары чыгыш ясады. 4г сыйныфының “Ләйсән” ансамбле Габдулла Тукайның “Бүген бәйрәм”, шәһәребез турында “Күңелле безнең шәһәр” җырларын башкарды. 5 г сыйныфы укучылары “Туган авыл” һәм “Татарстан гөлебез” җырларын башкардылар. Бәйгедә уңышлы катнашкан өчен дипломнар белән бүләкләнделәр.
К списку новостей













