Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Шәһәребез кабат кунаклар кабул итте...
Опубликовано: 25.04.2013Театр яктылыкка, нурга илтә...
Г.Тукай
Бүген шәһәребез кабат кунаклар кабул итте. “Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Түбән Камалыларны сөендерә!” дигән яңалык бар мәктәп буйлап таралды. Без, 14 нче лицей да, спектакль сөючеләр буларак, бу хәбәрдән читтә кала алмадык. 22 нче апрель көнне, 5 г сыйныфы укучылары һәм без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары – Фәсхетдинова Зилә Мөгаллим кызы, Абдушова Рузилә Рафаэль кызы, бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган “Сөй гомерне” исемле шигъри тамашаны карап кайттык. Казан артистлары үзебезне шигъри бәйләмнәр белән генә сөендереп калмыйча, рухларга ныклык, җан азыгы биреп, татлы тәэсирләр кичертте.
Күз алдына гына китерегез, Тукай шигырьләре яттан сөйләнә... Бертуктаусыз агылган моң белән күңел гөлләре бергә үрелә дә горурлану хисен хасил итә. Үзең дә сизмәстән, Тукай кичерешләрен үзеңдә тоясың... Шигырьләрдән, аеруча, "Өзелгән өмид" шигыре күпләрнең күңелләрен тетрәндерде, ә шаяннары исә, сихри елмаю бүләк итте.
Менә шундый ул Тукаебыз, көлдерә дә, уйландыра да, елата да... Үзенә генә хас моңы, көе белән без тамашачыларның күңеленә үтеп керә белә... Ә боларның барсында да артистларыбызның өлеше бик зур. Аларга, 14 нче лицей исеменнән, киләчәктә иҗади уңышлар теләп, ихлас күңелдән рәхмәтебезне җиткерәбез.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Р. Абдушова
К списку новостей













