• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: licey14.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 58 педагогов Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

Мин татарча сөйләшәм...

Опубликовано: 19.04.2013

14 нче лицейга 18 нче апрельдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының еллык эш планы нигезендә Дәүләт советы тарафыннан оештырылган комиссия әгъзалары: Биктимирова Айгөл Ринат кызы (КАИ, доцент, филология фәннәре кандидаты), Закирова Гөлназ Камали кызы (КАИ, доцент, педагогия фәннәре кандидаты),  Вьюгина Саҗидә Вәгыйзь кызы (КХТИ, доцент, педагогия фәннәре кандидаты) килеп китте. Аларны татар теле һәм әдәбияты кабинетларының материаль-техник чаралар белән тәэмин ителеше, коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларны татар теленә өйрәтү мәсьәләләре кызыксындырды.

 Комиссия әгъзалары 5  укытучының – Әбуярова Сәмәрә Миңнефаил кызы (9А), Мифтахова Эльмира Флүр кызы (9Э), Исмәгыйлева Гөлнара Ришат кызы (6Б), Сәйфуллина Ландыш Зиннур кызы (4А), Биктаһирова Мәдинә Ислам кызы (2Б) - дәресендә булдылар, һәр бала белән танышып аралаштылар, сораулар ярдәмендә әңгәмә үткәрделәр. Рус телле укучыларның татар телен үзләштерүләренә карата объектив бәя бирергә тырыштылар. Шул ук вакытта һәр баланың үзләштерү мөмкинлеге аның табигый индивидуаль үзенчәлегенә нигезләнгәнен дә истә тотарга кирәклеге, программага һәм дәреслеккә кергән һәрбер материалны барлык балаларның да бердәй үзләштерүе мөмкин түгеллеге  турында фикерләр әйтелде.  Шуны истә тотарга кирәк: укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле һәм ике дәүләт һәм чит телләрдә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү. Гомумән алганда, Казаннан килгән кунакларыбыз безнең эшебездән канәгать калдылар,  рус телле укучыларның сөйләм телен үстерү өстендә тагын да эшләргә, татар телендә иркен сөйләшергә өйрәтергә кирәклеген ассызыкладылар.

Ә инде, хөрмәтле коллегалар, бу изге эштә сезнең барыгызга да иҗади уңышлар телисе генә кала!

 Габидуллина Н.И., милли мәгариф буенча директор урынбасары



К списку новостей