• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: licey14.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 58 педагогов Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

“Көйле, моңлы татар җыры” бәйгесе

Опубликовано: 18.04.2013

15 нче апрельдә   И.Х. Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда Түбән Кама муниципаль районы  күләмендә укучы балалар арасында “Көйле, моңлы татар җыры” бәйгесенең  IV нче шәһәркүләм йомгаклау туры үткәрелде. Бу бәйге Түбән Кама муниципаль районы   мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик үзәк һәм Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге белән берлектә уздырылды. Гала концерттта 1-4 нче, 5-6 нчы, 7-8 нче сыйныфлар арасында җиңүче дип табылган  сыйныф коллективлары хор  белән катнашты; солистлар, дуэтларның чыгышлары тыңланды.  Сәхнә бизәлеше бик матур, банерда табигать күренеше: салават күпере, ике ак каен, каенга кунып сандугачлар сайрый, банерның буеннан-буена “Көйле, моңлы татар җыры - 2013”  дип, өске өлешкә Илдар Юзеев сүзләре язылган:

Сандугач буласың килсә

Шигъриятнең талында,

Моң чишмәсе ургып торсын

Нәни йөрәк-җаныңда...

Гала концерттта хор белән чыгыш ясады:  12, 16 нчы мәктәпләр (1-4 нче сыйныфлар); 1 нче гимназия (5-6 нчы сыйныфлар); 10, 16, 35 нче лицей, 2 нче гимназия (7-8 нче сыйныфлар); солистлар: 28 нче мәктәп (1-4 нче сыйныфлар), 31 нче мәктәп (5-6 нчы сыйныфлар); 14 нче лицей, 10 нчы мәктәп,  һәм 25 нче гимназия (7-8 нче сыйныфлар); дуэтлар: 11 нче мәктәп (1-4 нче сыйныфлар); Кама Аланы 2 нче мәктәп (7-8 нче сыйныфлар).

 Гала концерттта 14 нче лицейдан солист 8 нче Г  сыйныфы укучысы Хәйретдинова Эльвина “Кыр казлары артыннан” (Илдар Юзеев сүзләре, Мәсгут Имашев көе) җырын сәхнәдә оста итеп һәм профессиональ башкаруы белән күпләрне сокландыра алгандыр, мөгаен, чөнки ул үзен нәкъ чын артистларча күрсәтә алды: репертуары да дөрес алынган, сәхнә костюмы да дөрес сайланган иде.

Чыгышлардан соң зал түземсезлек белән бүләкләү тантанасын көтте... I, II, III  урыннар алган солистлар, дуэтларны  һәм хор коллективларын бүләк алырга сәхнәгә берәм-берәм чакырып тордылар. Һәм, ниһаять, быелгы бәйгенең дә җиңүчеләре билгеле: I нче дәрәҗә лауреат ДипломыКөйле, моңлы татар җыры - 2013” муниципаль район бәйгесендә 14 нче лицейның дуэты Әхмәтшин Алмаз, Гыйльметдинова Диләрәгә тапшырылды;  III нче дәрәҗә лауреат Дипломы белән солистларыбыз Газизҗанов Инзил (4г), Хәйретдинова  Эльвина (8г) бүләкләнде. Шунысын да әйтергә кирәк, быел  Дипломнар белән бергә укучыларның һәрберсенә конверт та  тапшырылды. Боларның барысы өчен дә без Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе  татар җанлы Рөстәм Мәҗит улы Ганиевка бик тә рәхмәтлебез!

 Кадерле укучылар!  Бүләкләрегез белән без дә сезне һәм җитәкчегез Абдуллов Альберт Асхатовичны кайнар котлыйбыз! Сынатмассыз,  алга таба да  зур җиңүләргә ирешерсез дигән өметтә  ышанып калабыз! 

Габидуллина Н.И., милли мәгариф буенча директор урынбасары



К списку новостей