Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Ач, шигърият, серләреңне...
Опубликовано: 02.04.2013Кышкы бураннарны тузгытып, йомшак җил куенында тирбәлә-тирбәлә, тирә-юньне гүзәллеккә күмеп, яз килә. Бу ел фасылының искиткеч тылсым көченә ия булуының сәбәпләрен уйлыйм. Бәлки табигать, мәхәббәтнең җанлануы белән бәйледер ул... Шулай булсын да ди, күңелдәге шигырь уты нишләп болай үзен сиздерә соң?! Үзем дә, тоймастан, кисәк, Тукайның шигырьләрен эчтән көйли башлыйм:
“Күкрәгемдә шигырь утым саумы?
Күтәрәм мин зур булса авыр тауны...”
Эх, алар белән бергә уралып, сихри моң, тирән фәлсәфә эченә чумып әсәрләнәм, шагыйребезгә булган хөрмәт хисем арта төшә...
Татар халкының бөек шагыйре, якты кояшы, талантлы, милләтпәрвәр улы Габдулла Тукайның тууына быел 127 ел була. Шаккатам, кеше гомер кичерә дә, җәсәде туфрак берлә күмелгәч, күп очракта хәтердән җуела башлый. Ә Тукайны оныту мөмкин түгел! Ул 127 ел буена яши, аның шигырьләре яттан сөйләнелә, көйгә салынып җырлана, сәхнәләштерелә, изге рухы мәңгеләштерелә...Тукай белән бәйле чаралар да ел саен кабатланып тора. Мәсәлән, быел кабат Габдулла Тукай исемендәге шәһәр Үзәк китапханәсендә “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең” исемле сәнгатьле шигырь сөйләү бәйгесе булып узды. Бу бәйгедә безнең лицейдан барлыгы 6 укучы катнашты һәм репертуар да төрле иде, мәсәлән: Әхмәтова Рената (1а) – Г.Тукай “Карлыгач”, Р.Миңнуллин “Әнкәйне сайлап алмыйлар”; Батырова Җәмилә (2э) – Г.Тукай “Бәхетле бала”, Г.Ибатуллина “Билгесез солдат кабере”; Хәйдәрова Динара (6э) – Г.Тукай “Кышкы кич”, Ә.Фәтхетдинова “Җырлы тарих”; Фәйрушина Айгөл (8б) – Г.Тукай “Буран”, Н.И.Габидуллина “Төшләремә, әнкәй, керәсең”; Чагина Алла (9э) – Г.Тукай “Солнце и Луна”, “Л.Воздвиженский “Край Тукая”; Гайнетдинова Алинә (11а) – Г.Тукай “Гыйшыкмы соң бу?”, И.Вәлиуллина “Карлы гомерләр ага”. Шигырь җанлы, әдәбият яратучы, сәләтле укучыларыбыз белән бергә миңа да биредә Г.Тукайның “Китмибез” һәм үзем иҗат иткән “Уйланулар” шигыре белән катнашырга насыйп булды. Чын мәгънәсендә шигырь сөючеләр җыелган иде биредә: күзләре нурга күмелгән, ә күңелләрдә серле дулкынлану хисе... Үземнең күңелдәшләрем янында бит мин, ничек рәхәт, күздән тәгәрәгән тозлы тамчылар да, шатлыктан елмаеп балкыган йөзләр дә шаккаттырмый, гадилек, шигърияткә булган мәхәббәт, Тукайның изге рухы берләштерә безне... Шулай булмый, Тукайлы халык бит без! Горурланыйк аның белән, онытмыйк, изге нур шикелле янсын да янсын, татар халкын алга өндәп, юл күрсәтеп, бөеклеккә чөйсен, амин!
14 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Р.Абдушова
К списку новостей













