Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Иҗат сөючеләр Әлмәттә очрашты...
Опубликовано: 19.03.2013Юллар, юллар, еракларда уйлар...
Офыкларга иңгән күз нурым
Күңел чите белән җылы эзли...
Бу сүзләр яраткан шагыйрәбез, Рафаэль Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты Клара апа Булатова иҗаты хакында... Аны белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр, мөгаен.
Гүзәл затның йөрәк җылысыннан иңгән, саф хисләргә төрелгән шигъри тәлгәшләрен кемнәр генә яратып укымый! Әйе, ул әле һаман иҗат уты белән янып яши, хыяллары да зурдан, яшьләр өчен өлге булып торырлык шәхес ул. Аның иҗатына булган мөнәсәбәтне күрим дисәң, Әлмәткә бару да җитә.
2012 елда беренче тапкыр Клара Булатова исемендәге премия бирү тантанасы булып узган иде. Ә быел исә ул икенче мәртәбә үткәрелде. Мәктәп укучылары, талип-талибәләр шул очрашуны зур түземсезлек белән көтеп алалар. Шәхсән үземә быел бу тантанада, беренче премия лауреаты буларак, катнашырга насыйп булды. Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты иҗат сөючеләрне үз йортында каршылады. Институтның ректоры Сәлахов Ильяс Рәхимҗан улының сүзләренчә, бу бәйгене үткәрүнең төп сәбәбе һәм максаты – “Клара ханымның иҗатын буыннан–буынга тапшырылып килердәй мирас итү”... Клара апа гомере буе укытучы булып эшләгән кеше, үзе бу хакта : “Яңадан туа калсам, укытучы булып эшләр идем дә, шагыйрь булып яшәр идем”, - ди. Димәк, аның тормыш юлы, иҗаты эзсез үтмәгән, яшьләр аның иҗатын өйрәнә, кызыксына, шигырьләрен яттан сөйли... .
Кичәдәге иң тантаналы мизгел беренче премиягә лаек булган күңел гөлләреннән тупланган “Өмет тулы иҗат” җыентыгы тапшырылуы булды. Китапны кулга алу белән шундый теләк теләдем: әйе, өмет белән яшәсәң, киләчәгең дә якты, нурлы була диләр. Берүк шулай булсын, амин!
Р.Р. Абдушова, 14 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы
К списку новостей













