• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: licey14.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 58 педагогов Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

Әкияттә кунакта

Опубликовано: 19.03.2013

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры кабат бездә - Түбән Камада! Алар безгә бу юлы Рафис Корбанның  “Бүре һәм Кәҗә” музыкаль  әкиятен алып килгәннәр дигән хәбәрне ишетү белән, без, бертавыштан, театрга барырга теләк белдердек.  Һәм, ниһаять, без: башлангыч сыйныф укытучысы Хәкимова Венера Гәпделхәй кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Идиятова Рәмзия Муллахмәт кызы, язның иң матур көннәренең берсендә, 15 нче март көнне, яраткан укучыларыбыз 3г һәм 4г татар сыйныфы укучылары белән, җаннарга шифа алыйк дип,  Туфан ага Миңнуллин исемендәге Түбән Кама  татар дәүләт драма театрына юнәлдек.

Менә без театрда. Бу юлы урыннарыбыз да иң алгы рәттә икән. Кызыксынып сәхнәне күзәтәбез. Бу килүләрендә безне ни белән шатландырырлар икән дигән уй белән күзләребез сәхнәгә төбәлде.  Әкиятләргә генә хас булганча,  биредәге  могҗизалы халәт безне үз эченә алып кереп китте...Шулчак, үзем дә сизмәстән, тирә-юньгә карап, сабыйларны күзәтәм: йөзләрендә нур, күзләрендә шатлык һәм кызыксыну хисләре чагыла... Балачакта шулай инде диярсез. Әмма, ни могҗиза, үземнең күзләрем дә моң белән тулган икән бит... Ә боларның барсы да сәхнә артистларының тырышлыгы нәтиҗәсе. Алар шундый үзенчәлекле киемнәре, сандугачтай матур тавышлары белән йөрәкләребезне яулый  алдылар, димәк, музыкаль әкият бик уңышлы үтте.

 Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артистларына киләчәктә  дә зур иҗади уңышлар теләп, 14 нче лицей укучылары һәм укытучылары исеменнән ихлас күңелдән рәхмәтебезне җиткерәбез.

Башлангыч сыйныф укытучысы  В.Г. Хәкимова



К списку новостей