Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Безнең уңышларыбыз
Опубликовано: 19.03.201314 нче мартта башлангыч сыйныф укучылары арасында татар теленнән республика олимпиадаларының муниципаль этабы үткәрелде. Анда шәһәребез мәктәпләреннән 3-4 сыйныф (татар сыйныфлары) укучылары татар телен үзләштерүләре буенча үзара көч сынашты.
14 нче лицейның 4г татар сыйныфы укучысы Хафизова Альбина ( башлангыч сыйныф укытучысы Хәкимова Венера Гаптелхәй кызы классыннан), татар телен камил белүен күрсәтеп, 18 укучы арасыннан призлы урынга лаек дип табылды.
Хөрмәтле Хәкимова Венера Гаптелхәевна һәм кадерле укучыбыз Хафизова Альбина! Сезнең уңышларыгызга без дә сөенәбез һәм чын күңелдән призлы урын яулавыгыз белән кайнар котлыйбыз, сезгә исәнлек, сәламәтлек телибез. Бу уңышларыгыз соңгысы булмасын, алга таба да зур уңышлар сезгә юлдаш булсын, алган белемнәрегез ныклы булып яңадан-яңа уңышларга ирешергә, белем тауларының тагын да биегенә менәргә язсын сезгә!
К списку новостей













