Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Чишмәләр саекмасын...
Опубликовано: 15.03.201315 нче мартта 14 нче лицейның актлар залында “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенең җитәкчесе, язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фәтхулла абый Абдуллин белән очрашу үткәрелде. Бу кичәгә хөрмәтле аксакалларыбыз: мәгариф ветераны Минһаҗев Суфиян һәм Ягафаров Миңнегаян абыйлар да чакырылган иде.
Әдәби-музыкаль кичәнең сценариесе беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары Мифтахова Эльмира Флүр кызы, Әбуярова Сәмәрә Миңнефаил кызы тарафыннан шулкадәр оста төзелгән, презентациясе уңышлы алынган ки, сәгать ярым вакыт бер тында сизелми дә үтеп китте... Кунакларыбызның чыгышлары һәм алар белән әңгәмә, концерт номерлары, җыр-биюләргә уралып алып барылды. Чын язучыларны якыннан күрү, алар белән аралашу һәркемнең күңеленә хуш килде, ә поэзия яратучы укучыларыбыз: Батырова Җәмилә (2э), Җиһаншина Адилә (2г), Хәсәнова Руфина (4а), Хәйдәрова Динара (6э) Г.Тукайның һәм шәһәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрьләребезнең (Илзирә Вәлиуллина, Гөлчирә Ибатуллина, Әлфирә Фәтхетдинова (мәрхүм!), иң матур шигырьләрен сәхнәдә сәнгатьле итеп сөйләп тә күрсәттеләр – бу аларның шәһәркүләм “Ятттан сөйлә Тукай шигырьләрен ,- шушы булыр иң зур бүләгең”конкурсына әзерләнүләренең беренче этабы да булып торды дисәк тә һич ялгышмабыз. Фәтхулла абыйлары балаларга үзе һәм “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенең барлыкка килү тарихы, бүгенгесе турында бик күп мәгълүмат бирде, әсәрләре белән кыскача гына таныштырып үтте. Ә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Насыйрова Миләүшә Сәлмән кызы язучы Фәтхулла Абдуллинның “Еракка китеп кара” әсәреннән өзек укыды, андагы юллар гүя күпләрне үзе белән сугыш чорына ияртеп алып китте, ирексездән күзләрне яшь каплады…
14 нче лицей укытучыларының да җыр-моңга, шигърияткә гашыйк икәнлеге күпләргә билгеле инде. Әлеге кичәдә милли мәгариф буенча директор урынбасары Габидуллина Нуралия Имами кызының “Төшләремә, әнкәй, керәсең” шигырен 11а сыйныфы укучысы Павлова Ирина (4 ел дәвамында татар теле һәм әдәбиятын үзе укытты ич һәм Ирина аның иң сәләтле укучыларының берсе!) йөрәкләргә үтәрдәй итеп укыды, шуңа күрә күпләрнең керфек очлары чыланды... Шәһәребезнең аксакаллары тарафыннан Халыкара хатын-кызлар көненә карата чыгарылган “Милләтебезнең йөзек кашлары” китабын 14 нче лицей коллективына тапшырганда Миңнегаян абый да аның “Хатын-кыз мин...” шигырен укып үтте әле.
Яшь белгеч, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Абдушова Рузилә Рафаэль кызының “Язмыш” шигырен 7г сыйныфы укучысы Төхвәтуллин Марсель да зур җаваплылык хисе белән горурланып укыды ( шулай булмыйча соң, Рузилә апасы – аның туганы ич!). Кызганыч, соңгы елларда тик балаларыбыз арасында каләм тибрәтүчеләр генә күренми башлады шул...
Кадерле кунакларыбыз укучыларыбызга милли тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре буенча кыйммәтле дәрес биреп киттеләр. Аларның күңеленә балаларның татар телен камил белүләре, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итүләре, олыларны олылый белүләре; җор телле, үткен сүзле, сәхнә йолдызлары – җырчыларыбыз Гыйльметдинова Диләрә, Әхмәтшин Алмаз, Хәйретдинова Эльвина тарафыннан башкарылган җырлар - йөрәкләренә сары май булып ятты. Ә 8г сыйныфы укучыларының дәртле җыр-биюләре – аксакалларыбызның да яшьлек елларын искә төшергәндер, мөгаен, “эх, бар иде егет чаклар!” – дип хисләрен яңартканнардыр әле...
Класстан тыш чарадан соң да милли ризыклар белән тулы чәй табыны янында хөрмәтле җитәкчебез Сәлимә Сәит кызы Кәлимуллина, татар теле укытучылары һәм кунакларыбыз белән әңгәмәбез дәвам итте: эшебездәге уңышларыбыз белән уртаклаштык, бүгенге көн проблемаларын уртага салып сөйләштек. Ә инде аксакалларыбыз :”Телебезне, милләтебезне саклауны изге бурычыбыз дип санап, бергә булыйк, бердәм булыйк”, - дип үз теләкләрен, фикерләрен һәм киңәшләрен, тәкъдимнәрен дә җиткерделәр. Очрашу истәлеге дип, һәрберсенә йөрәкләребезнең җылысы салынган бүләкләр тапшырып, алга таба да тыгыз элемтәдә торырбыз дип ышандырып, аларга сәламәтлек, гаилә бәхете теләп, озатып калдык. Ходай сезне ярдәменнән ташламасын, шундый олы җанлы кешеләргә һәрвакыт балалары, оныклары куанычын күреп, сәламәтлектән аерылмыйча, озын-озак яшәргә язсын!
Н.И. Габидуллина, 14 нче лицейның милли мәгариф буенча директор урынбасары
К списку новостей













