Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Мәдәният дөньясында...
Опубликовано: 05.03.2013Җидегән чишмә, җидегән йолдыз кебек
Күңелемдә балкып кабынды...
Изге нур, җылы хисләр, күңел күтәренкелеге алыйм дисәң, концертка бар икән... Бу гамәлнең шәһәр шаукымын басарга, йөрәккә көч өстәргә, туган нигезгә кайткандай хисләр кичерергә этәрүе берәүгә дә сер түгел. Моның шулай булуына бүген кабат инандык. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Хәкимова Венера Гапделхәй кызы, һәм мин – татар теле, әдәбияты укытучысы Абдушова Рузилә Рафаэль кызы, кышкы җил-суыкларны ияртеп, “Халыклар иҗаты йорты”на юнәлдек. Бакчасарайдан ургылып аккан моң, күңелләрне алгысытып, үзенә дәшә... Нишләп йөрәк шулай ашкына соң?! Һич юктан түгел, бүген шәһәребезгә танылган юмор остасы, татар халкының бөек улы Алмаз ага Хәмзин килә бит!
Шыгрым тулы зал... Могҗиза көткән күзләр үзләре дә сизмәстән, сәхнәдә эленгән язуга төбәлделәр:
“Кыйбласы якты халкымның,
Шанлы үткән еллары.
Без түгел кемнеңдер колы,
Без – Ходайның уллары”.
Алмаз Хәмзин
Шундый сүзләрне язарга сәләтле шагыйрь, Алмаз абый Хәмзинне күрү теләге тагын да көчәйде. Ниһаять, түземсезләнеп көткән концерт башланып китте. Бөтен дөньяга “Җидегән чишмә” җырының моңы таралды. Андагы нур аша, сагыш, күңел түрендәге иң изге хисләр, йөрәктәге уйлар әллә кая, еракларга барып тоташты... Татар халкының энҗе-мәрҗәннәргә тиң бу җырына кушылып, көйләп утырдык. Ә хәзер кадерле кунагыбыз сәхнәгә чыгарга тиеш... Менә Алмаз абый гармунын күтәреп сәхнәдә күренде. Әнә ул тальян гармун төймәләрендә бармакларын ничек уйната! Бүләкләсә бүләкли икән бит Аллаһ Тәгалә: буй-сын, сандугачтай моңлы тавыш, иҗади сәләт... Иҗатташлары да “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” мәкале нәкъ менә аның турында дигән фикер әйттеләр. Үзе җырлый, үзе бии, үзе көлдерә, уйландыра торган бу олуг зат табигатькә , туган җиргә, тормышка башкача, якты, илаһи күзлектән карарга мәҗбүр итә.
Ә концертыбыз салмак кына агыла торды, шуннан, Түбән Камабызга яраткан шәхесебез Алмаз абый Хәмзин белән аның иҗатташ дуслары Разил Вәлиев, Рәшит Шамкаев, Равил Шәрәфиев, сәхнә йолдызы - Алмаз Хәмзинның кызы - Алия Хәмзинаның килүе билгеле булды. Зал кабат тын калды ... Көлке-мәзәк, юмор, җыр-бию - барсы бергә серле дулкын хасил итеп, безне югары биеклеккә, алсу таңнар иленә чакырды...
Юмор дигәннән, хәзер аны “тездән түбән” дип атыйлар. Ә мин килешмәс идем. Чөнки Алмаз абыйның сүзләре уйнап кына әйтелсә дә, уйландырырлык. Аның милләтпәрвәр, үз халкы өчен җан атып, аны яратып, югары бөеклеккә чөюе, татар теленә карата тирән мәхәббәте булуы, күңелемдә бу шәхескә карата олы хөрмәт хисе уятты.
Ахырдан, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның, бергәләп башкарылган “Туган тел” җыры хисләрдән ташып килүче йөрәккә көч-куәт өстәп, безгә “татарлыгыгызны югалтмагыз” дигән амәнәтен әйтте шикелле...
Концерттан чыкканда, бүгенге кичәдән берәүнең дә битараф калмаганлыгы күзгә ташланды: күтәренке кәеф, йөзләрдә елмаю, итагатьле сүзләр әйтү... Эх, гел шулай булса иде!
Р. Р. Абдушова, 14 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы
К списку новостей













