• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: licey14.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 58 педагогов Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

Ризаэддин Фәхреддингә багышланган Х республикакүләм педагогик укулар

Опубликовано: 27.02.2013

Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр...

Галимҗан Ибраһимов

 Күптән түгел миңа, ягъни 2013 елның 14 февралендә, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының  еллык планы нигезендә Кукмара җирлегендә күренекле татар мәгърифәтчесе, педагог Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасын өйрәнү, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә галимнең хезмәтләрен  пропагандалау максатында үткәрелгән X республикакүләм педагогик укуларда булу бәхете елмайды. Бу конференция “Белем һәм тәрбия бирү процессында  Ризаэддин Фәхреддин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы” темасы буенча үткәрелде.

 Укуларда Кукмара муниципаль районы белем бирү учреждениеләренең белем бирү һәм тәрбия өлкәсендә уңай тәҗрибәләре белән уртаклашу, уку йортлары галимнәренең һәм республика укытучыларының чыгышлары тыңланды.

Мәшһүр татар галиме, әдип, педагог, журналист, рухани, Шәрык белгече һәм фәлсәфәче Ризаэддин бине Фәхреддин татар халкына һәм, гомумән, төрки халыкларга бәяләп бетергесез күп фәнни  һәм иҗади мирас калдырган шәхес. Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләрендәге фикерләр – гади, аңлаешлы, тәрбия эшендә һәрвакыт игътибар үзәгендә булырлык кагыйдәләр җыелмасы ул. Безнең заманда гыйлем алу, белем туплау бик мөһим. “Гыйлем юлы – бер кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр. Шулай булса да, очы – бәхеткә, ахыры – камиллеккә барып туктыйдыр” дигән галимебез Р.Фәхреддин. Шулай ук Р.Фәхреддин “... мәктәпнең вазыйфасы – фәкать гыйлем өйрәтү белән генә чикләнмичә, бәлки эченә җыелган балаларның күңелләренә гүзәл гадәтләр, тырышу, эшлеклелек, туганлык, гайрәт, гаделлек кебек яхшылык орлыкларын тәмам игътибар белән чәчү вә тәрбияләп үстерү булачактыр...”, - дигән.

Кыскасы, безнең заманның педагогика фәненә куелган таләпләр Р.Фәхреддин хезмәтләрендә узган гасыр башында ук чагылыш тапкан һәм ул заманның бөтен проблемаларын чишү юлларын күпсанлы хезмәтләрендә күрсәткән.

Безгә, милли мәгарифнең һәр звеносында хезмәт итүчеләргә, аның педагогик мирасын өйрәнеп, укыту-тәрбия эшендә эзлекле итеп кертү изге бурычыбыз булып тора.

 Идиятова Р.М., 14 нче лицейның беренче квалификацион категорияле  татар теле һәм әдәбияты укытучысы 



К списку новостей