Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Без Сезгә ышанабыз!
Опубликовано: 25.12.2012
Абажурлы зәңгәр лампасыннан
Өстәленә якты сибелгән.
Дәфтәрләр дә инде тикшерелгән,
Планнар да күптән төзелгән.
Ә ул һаман йокламаган,
Төн йокысын нәрсә алган соң?
Клара Булатова
Укытучы хезмәте – мәңге картаймас шатлык чыганагы. Укытучы... Кем соң ул? Балаларга аң-белем бирүчеме, әллә тәрбиячеме? Укытучы, беренче чиратта, ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы.
Укытучы... Кем генә тирән ихтирам белән телгә алмый икән бу исемне. Мәктәптә, укыту йортында белем бирүче, тормышта балаларга үз юлларын табарга булышучы, үзенең яшәү тәҗрибәсе белән шәхес тәрбияләүдә тирән эз калдыручы олуг зат ул.
Шәһәребездә милли “Мәгариф” проектын тормышка ашыру кысаларында, укытучыларның иҗади эшчәнлеген үстерү максатларыннан “Ел укытучысы – 2012” республикакүләм конкурсының муниципаль туры башланды. Конкурста мәктәп турында җиңеп чыккан 42 укытучы һөнәри осталыкта көч сынашалар. Алар арасында безнең лицейдан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Насыйрова Миләүшә Сәлмән кызы да бар.
Бу бәйгенең күптән түгел генә 1 туры узды. Насыйрова М. С. 19 нчы мәктәпнең 8 нче А сыйныфының татар төркемендә “Җөмләләрнең иярчен кисәкләре “ дигән темага дәрес бирде. Бу әле беренче сынау гына иде. Алга таба да мондый һөнәри осталыкта көч сынашулар дәвам итәчәк. Без, 14 нче лицейның администрациясе һәм укытучылар коллективы хөрмәтле коллегабыз Миләүшә Сәлмән кызына иҗади уңышлар телибез, алга таба да югары үрләр яулар дип өметләнеп калабыз. Без Сезгә ышанабыз!!!
К списку новостей













