• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: licey14.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 58 педагогов Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

Бездә Чыршы бәйрәме

Опубликовано: 27.12.2012

27 нче декабрь көнне лицейда 1-4 нче башлангыч сыйныфлар өчен Чыршы бәйрәме уздырылды.

Ул бәйрәмгә балалар алдан ук әзерләнделәр: Яңа ел җырларын кабатладылар, шигырьләр, биюләр өйрәнделәр.

Бәйрәмгә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистлары чакырылды. Кичәне балаларның яраткан геройлары Маша белән Аю башлап җибәрде. Алар алып чыккан Кыш бабай тылсымланган булып чыкты.  Балалар Кыш бабайны коткарырга булыштылар. Төп  геройлар   белән бергә укучылар җырладылар, биеделәр һәм  уйнадылар. Балалар чыршы утларын кабыздылар, аның тирәсендә җырлап әйләнделәр, Кыш бабай белән Кар кызына үзләренең  һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәм ахырында  төрле заманча музыкага  рәхәтләнеп биеделәр, күңел ачтылар.

Бәйрәмнең бизәлеше, геройларның костюмнары, артистларның үз рольләрен оста итеп башкарулары балаларга да, килгән ата-аналарга да бик ошады.Чыршы бәйрәме  күңелле үтте һәм ул балаларның күңелендә озак сакланыр.

Шушындый искиткеч кичә белән укучыларны сөендергәннәре өчен шәһәребезнең драма театры артистларына чын күңелдән рәхмәт хисләребезне җиткерәсебез килә. Аларга алга таба да иҗади уңышлар, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете теләп калабыз! Яңадан-яңа кичәләр белән шатландырырлар дип ышанасыбыз килә!



К списку новостей