Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Татар теле һәм әдәбияты ункөнлеге
Опубликовано: 14.12.201214 нче лицейда татар теле һәм әдәбияты ункөнлеге үткәрелде. Декадага әзерлек алдан ук алып барылды, аны үткәрүдә барлыгы 13 укытучы актив катнашты һәм алар тарафыннан 2 ачык дәрес, 13 класстан тыш чара күрсәтелде, 3 чыгыш ясалды. Быелгы декаданың да темалары үзенчәлекле һәм мавыктыргыч булды.
Балаларда туган ягыбызга, телебезгә, гореф-гадәтләребезгә, мәдәниятебезгә карата мәхәббәт хисләрен тәрбияләүне күздә тотып, Әбуярова С.М. һәм Мифтахова Э.Ф. 9б сыйныфы укучылары белән “Туган ягым - Татарстан”; Насыйрова М.С., Вәлиуллина Л.Д. “Күпмилләтле Татарстан”( 8 а,б,в.г,л); “Туган ягым – яшел бишек” (8г); Идиятова Р.М., Абдушова Р.Р. “Күңелле татар теле”(1а,б,в,г,э); Әбуярова С.М. “Түбән Кама шагыйрьләре” (6г); Шәрәфетдинова М.М., Биктаһирова М.И. “Туган телем – иркә гөлем”; Хәкимова В.Г. “Иң татлы тел - туган тел, анам сөйләп торган тел” дигән класстан тыш чаралар күрсәттеләр.
“Сәламәтлек” темасы да читтә калмады. Мәсәлән, Исмәгыйлева Г.Р. “Саулык – иң зур байлык” (6б ); Мифтахова Э.Ф., Насыйрова Ф.М. “Буш вакыт – алтын вакыт” дигән класстан тыш чаралар үткәрделәр. Исмәгыйлева Г.Р., Мортазина Л.М. “Куян кызы” (А.Алиш) әкиятен 6э сыйныфы укучылары белән сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бу класстан тыш чараларның да нигезендә тәрбияви максат ярылып ята: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларны чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәтү, әниләрнең сүзен тыңлау, вакытның кадерен белү, начар гадәтләрне булдырмау һ.б.
Татар халык авыз иҗатына корылган класстан тыш чаралар да мавыктыргыч, балалар күңеленә сеңеп калыр дип ышанасы килә: Мортазина Л.М. “Әкиятләр иленә сәяхәт” (6б ), Биктаһирова М.И. “Тапкырлар һәм шаяннар клубы” (2б); Шәрәфетдинова М.М. “Яшелчә бакчасында” (3б ) – бу чаралар да тәрбияви. Балалар татар халык әкиятләрен яратып өйрәнәләр; мәкаль, әйтем, табышмак, сынамыш, санамыш, тизәйткечләрне исләрендә калдыралар.
Декада кысаларында 5 г сыйныфы укучылары татар теле укытучысы Абдушова Р.Р. һәм сыйныф җитәкчесе Хәкимова Р.А. белән бергәләп Техниклар йортында Әлмәт татар дәүләт драма театры тарафыннан куелган яраткан драматургыбыз Туфан Миңнуллинның “Акбай һәм сарык малае” әкиятен карап кайту бәхетенә дә ирештеләр әле.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә: һәр класстан тыш чара үзенчәлекле, мавыктыргыч, тәрбияви булуы белән аерылып торды. Һәр чарага презентация ясалды, техник чаралар актив кулланылды.
Н.И.Габидуллина,
14 нче лицейның милли мәгариф буенча директор урынбасары
К списку новостей













