• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: licey14.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 58 педагогов Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

Безнең уңышларыбыз…

Опубликовано: 12.12.2012

Дөньяда бик дәһшәтле ике көч бар: ут һәм су! Шушы ике көчтән башка тормыш, тереклек юк. Акыл белән файдалана белсәң, алар икесе дә – кешеләрнең дуслары, ярдәмчеләре.

«Ут» сүзен ишетү белән күз алдына жылылык, яктылык кебек күренешләр килеп баса. Димәк, ут ул кеше өчен бик кирәкле, файдалы әйбер. Безнең борынгы әби-бабайларыбыз утны үзләре тапканнар. Ул аларга жылылык һәм ризык пешерү өчен кирәк булган. Һәм кешеләр уттан башка яшәүне мөмкин түгел дип саный башлыйлар. Әмма утның файдалы ягы гына түгел, куркыныч ягы да бар. Куркыныч ягы – ул янгын...

Янгынны кисәтү һәм булдырмау максатыннан чыгып, Бөтенроссия  ирекле янгын сакчылыгы җәмгыяте, ТР буенча Россия  МЧС күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге, “ВДПО” ТРОның Түбән Кама шәһәренең район бүлеге белән берлектә янгын куркынычсызлыгы темасына укучылар арасында иң яхшы рәсем, кул эше, аппликация, инша язу буенча конкурс уздырды.

Бу конкурска шәһәребездән барлыгы 634 эш тәкъдим ителгән,  1 нче урынны алган эшләр бәйгенең 2 нче этабына җибәрелде. 

14 лицей укучылары да бу конкурстан читтә калмадылар: 39 укучы  төрле номинацияләргә үз эшләрен тәкъдим итте. Конкурс нәтиҗәләре буенча 39 укучы арасыннан 3 укучыбыз призлы урыннарга лаек булды, ә калган укучыларга Сертификатлар тапшырылды.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мифтахова Эльмира Флүр кызы җитәкчелегендә  2 укучы  инша язды: 7А сыйныфы укучысы Сафиуллина Эльвира иншалар номинациясендә I дәрәҗәле Дипломга лаек булса, ә иң яшь катнашучылар номинациясендә 2 А сыйныфы укучысы  Мифтахов Айнур II дәрәҗәле Диплом белән бүләкләнде.

Хөрмәтле Эльмира Флүровна һәм кадерле укучылар! Афәрин! Иҗади уңышлар сезгә!



К списку новостей