• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: licey14.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 58 педагогов Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

Театр яктылыкка, нурга илтә

Опубликовано: 04.12.2012

Татар халкының яраткан улы, күктә янучы якты йолдызларның ае, мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукай сүзләрендә   хаклык юк түгел шул... Театр дөрестән дә, күңелгә ял, җанга дәва бирүче серле урын.  Аның аша син тагын бер яңа тормыш кичерәсең, сәхнә артистлары белән бергә куанасың, әкият иленә сәяхәткә чыгасың.

Менә без бүген дә, ягъни 4 нче декабрь көнне, 5 нче г сыйныфы укучылары белән, нурлы кар бөртекләрен куалый-куалый, Халыклар иҗаты йортына юл тоттык. Күңелләрдә рухи күтәренкелек, йөзләрдә шат елмаю балкый... Шәһәребез кунаклары – Әлмәт драма театры артистлары  безгә күчтәнәч итеп яраткан драматургыбыз Туфан ага Миңнуллинның (авыр туфрагы җиңел булсын!) “Акбай һәм сарык малае” пьесасын алып килгәннәр. Дөрес, бу әсәрне телевизор экраннары аша бик күп тапкырлар күргән бар иде.  Әмма якыннан карау, тамашачы белән бер сулышта булу бөтенләй икенче нәрсә икән ул. Ә иң куандырганы – пьесаның  әхлакый кыйммәткә ия булуы. Андагы шигырь-җырлар барсы да тәрбия чарасы булып тора, аларның асылы бердәмлек, бер-береңә ярдәмчел булу дигән төшенчәләргә барып тоташа. Артистларыбызга килсәк, аларга карата да бары тик җылы мөнәсәбәт кенә калды. Сәхнә йолдызларының  киемнәре, үз-үзләрен тотышы һәм гомумән, сәхнә бизәлеше җылы атмосфера тудыруга иреште.  

 Безгә шундый якты, матур, онытылмас мизгелләр бүләк иткәннәре өчен, Әлмәт драма театры артистларына ихлас күңелдән рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә дә бергә булыйк, бердәм булыйк, театрдан аерылмыйк!                     



К списку новостей