Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы
Опубликовано: 03.05.201814 нче лицейда 23 нче апрельдән 28 нче апрельгә кадәр татар теле һәм әдәбияты атналыгы үткәрелде. Атналыкка әзерлек алдан ук алып барылды, аны үткәрүдә барлыгы 10 укытучы катнашты һәм алар тарафыннан 5 класстан тыш чара күрсәтелде. Быелгы атналыкның да темалары үзенчәлекле һәм мавыктыргыч булды. Мәсәлән, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга багышлап, Исмәгыйлева Г.Р., Тимергалиева А.М. “Тукай безнең белән” (1г); Насыйрова М.С., Вәлиуллина Л.Д. “Ике шагыйрь – ике язмыш” (8 кл.); Әбуярова С.М., Гыйльмуллина Г.Р.”Милләтемнең газиз бер улы” (5в, 6г); Мифтахова Э.Ф. 37 нче шәһәр балалар китапханәсе белән берлектә “Тукай безнең йөрәкләрдә “ (9н) дигән әдәби кичә үткәрде, шулай ук алар Тукай һәйкәле янында “Шигырь бәйрәме”ндә дә катнашты.
8 нче н сыйныфы укучылары Вәлиуллина Л.Д. җитәкчелегендә “Халыклар иҗаты йорты”нда Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистларының Г.Тукайга багышланган “Карурман аша”спектаклен дә карап кайттылар әле. Сәйфуллина Л.З. исә татар теле һәм әдәбияты укытучыларын җыеп, “БДББС күчү шартларында укучыларда татар халык авыз иҗаты аша әхлаклылык тәрбияләү”темасына чыгыш ясап, үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Шулай ук Мифтахова Э.Ф., Гыйльмуллина Г.Р., Идиятова Р.М., Габидуллина Н.И., Короткова И.В. 7н, 8б сыйныфы укучылары белән И.Х. Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда үткәрелгән “Көйле, моңлы татар җыры- 2018” бәйгесенең Гала концертында, ә Шмелева Л.Г. (4н) “Яшь курайчылар - 2018» шәһәркүләм фестиваль-конкурсында катнаштылар.
Фәсхетдинова З.М., Насыйрова Ф.М. (10б) “Мәңге сүнми торган хәтер” темасын алып, материалны бик үтемле итеп бирә алдылар. Әдәби кичә Җиңү көненә багышлап үткәрелде һәм зур тәрбияви чара буларак истә калды.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә: һәр класстан тыш чара үзенчәлекле, мавыктыргыч, тәрбияви булуы белән аерылып торды. Һәр чарага презентация ясалды, техник чаралар да актив кулланылды.
Н.И. Габидуллина, 14 нче лицейның милли мәгариф буенча директор урынбасары
К списку новостей













