Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
КҮҢЕЛ БИРЕП ЭШЛИБЕЗ...
Опубликовано: 29.11.201229 нчы ноябрь көнне 14 нче гомуми белем бирү лицеенда “Башлангыч сыйныфларда фәннәрне укытуда, дәүләт стандартларына нигезләнеп, балалар бакчалары һәм уку йортлары арасында бәйләнешле эш алып бару формалары” темасына семинар үткәрелде.
Семинарга шәһәребезнең мәктәпкәчә тәрбия-белем бирү эшләре бүлеге мөдире Гарипова Нәсимә Галиәхмәт кызы, мәгълүмати-методик үзәк методистлары – Мортазина Лениза Насрулла кызы, Шәфыйкова Мәхтүмә Сәлах кызы, Ягъфәров Минегаян Ягъфәр улы, Минһаҗев Суфиян Минһаҗ улы – аксакаллар шурасы әгъзасы; 33, 40, 27 нче балалар бакчаларының методистлары; 1, 11, 12, 13, 15, 16, 17, 27, 33, 39, 40, 47, 9, 3, 7, 14, 37, 43, 44, 80, 82, 83 нче балалар бакчаларының татар теле укытучылары һәм тәрбиячеләре чакырылды.
Семинарның практик өлешендә 6 укытучы дәрес күрсәтте.
Татар теле һәм татар әдәбияты укытучылары:
яшь белгеч Абдушова Рузилә Рафаэль кызы (1а, татар төркеме) – “Б,б; П,п хәрефләре һәм авазлары"; Идиятова Рәмзия Муллахмәт кызы (1а, рус төркеме) – “Без – дәрестә. Нишли? соравы”;
Башлангыч сыйныф укытучылары :
Шагаева Людмила Сергей кызы (1г, татар сыйныфы) – “Буквы Г, г заглавная и строчная” (рус теле); Михайлова Татьяна Николай кызы (1б, рус сыйныфы) – “Закрепление состава числа 6”;
Инглиз теле укытучысы Вәлиуллина Диләрә Данир кызы (1э, рус сыйныфы) – “Давайте познакомимся”;
Яшь белгеч Хәсәнова Регина Ринат кызы (1в, рус сыйныфы) - Рәсем сәнгатеннән “По страницам любимой сказки” дигән темага дәрес үткәрделәр.
Семинарның теоретик өлешендә түбәндәге чыгышлар буенча фикер алышынды:
1. Никитина Зиля Наилевна (психолог, лицей №14) – Психологическая готовность к школе как условие успешной адаптации первоклассников.
2. Галанина Наталья Анатольевна (логопед, лицей №14) – Влияние уровня речевого развития школьника на овладение неродного языка.
3. Гусева Ольга Леонидовна ( муз.руководитель, детский сад № 27) – Роль музыки в подготовке детей к школе.
4. Калаева Фарида Фаизовна (детский сад № 27) – Инновационные формы работы по оздоровлению дошкольников и их роль в подготовке детей к школе.
5. Сәйфуллина Ландыш Зиннур кызы (14 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы) – Татар телен һәм әдәбиятын укыту процессында яңа технологияләр куллану – заман таләбе.
6. Биктаһирова Мәдинә Ислам кызы (14 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы) – Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә кызыксындыру чарасы буларак уеннар куллану.
7. Шәрәфетдинова Минзифа Мирсәет кызы (14 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы) – Дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
“Түгәрәк өстәл” артында сөйләшүдә семинарның файдасы турында әйтелде, аның ике дәүләт телендә алып барылуы хупланды. Баланың мәктәпкә ияләшүендә 6-7 яшьлекләр белән эшләүче тәрбиячеләрнең һәм мәктәп укытучыларының эш методларындагы дәвамчанлык, педагогик аралашуның мөһим роль уйнавы турында фикер алышынды. Семинар эшлекле үтте, килгән кунаклар тарафыннан югары бәяләнде.
Алга таба да уңышлар сезгә, хөрмәтле коллегалар!
К списку новостей













