Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
“Күпмилләтле Татарстан”
Опубликовано: 22.11.201221 нче ноябрь көнне 8 нче сыйныф укучылары арасында “Күпмилләтле Татарстан” дигән темага карата шәһәркүләм бәйге үткәрелде. Бәйгенең исеме дә җисеменә туры килә дисәк, дөресрәк тә булыр әле, чөнки, чынннан да бит Татарстаныбыз күпмилләтле республика.
Безнең лицейдан бәйгедә катнашырга 8 нче Л сыйныфы укучыларыннан: Исламов Дәниф, Хәниев Булат, Гаранина Виолетта, Столбова Виктория, Запускалова Анастасия бик теләп риза булдылар. 5 кешедән торган команда бердәм формадан, бейджиклардан, команданың исемен дә тиз генә уйлап, И.Х. Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сараена юл тотты.
Бәйгедә Татарстан Республикасының тарихы, Конституциясе, символикалары, шәһәребезнең төзелү тарихы һәм үсеше буенча да сораулар бирелде. Гомумән, бәйге тарихи-мәдәни мирасыбызны барлау буенча үткәрелде дисәк тә һич ялгышмабыз. Бәйге өч этаптан торды: беренче этапта барлыгы 11 команда катнашты. Безнең укучылар беренчелекне алып, ярымфиналга чыктылар. Ярымфиналда һәм финалда сораулар бик авыр булса да, укучыларыбыз бик җитез һәм тапкыр булдылар, бердәм команда булуларын расладылар, сынатмадылар, нәтиҗәдә беренче урынны яуладылар.
“Тырышкан табар, ташка кадак кагар” дигән татар халык мәкале бу очракта бик урынлы булыр, кадерле укучылар! Сезнең уңышларыгызга без дә сөенәбез!
8 нче Л сыйныфы укучылары командасын һәм сыйныф җитәкчесе - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Насыйрова Миләүшә Сәлмән кызын чын күңелдән ирешелгән уңышлары белән котлыйбыз һәм алга таба да шушындый күркәм бәйгеләрдә катнашырлар һәм сынатмаслар дип ышанып калабыз.
К списку новостей













