Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Надуган җыр һәм бию ансамбле бездә кунакта
Опубликовано: 16.11.2012
16 нчы ноябрь көнне 14 нче лицейның актлар залында “Нардуган” җыр һәм бию ансамбленең концерты булды.
250 урынлы зал 6э; 5а, б, в, г, э; 7а, б, в, г, э сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчеләре, укытучылар белән шыгрым тулы иде. Кунаклар безгә берсеннән-берсе матур халык биюләрен һәм җырлар бүләк итте. Бу юлы да биючеләрнең костюмнары күз явын алырлык күркәм, урта яшьтәге мәктәп балаларының сәләтле булуларына сокланып утырдык. Концертның рус-татар телләрендә алып барылуы да тамашачылар күңеленә хуш килде.
Бер сәгать дәвамында безне ял иттереп, шушындый матур концерт күрсәтеп киткәннәре өчен аларга тирән рәхмәтебезне белдерәбез, яңадан-яңа уңышлары белән уртаклашырлар дип, көтеп калабыз!
К списку новостей













