Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Хатирәләр белән уртаклашу
Опубликовано: 24.10.2012Татар моңы иңгән күңелләргә,
Йөрәкләргә сарган җылысын.
Тарихларның энҗе бөртеге ул
Ә бүләкнең иң-иң олысы...
И сөекле, таш бәгырьләрне эреткән, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтергә сәләтле, мөкатдәс татар моңы, синең алда баш иябез! Җиһан сулышында инде тутыгырга өлгергән күңелләребезгә сихәт өстәр өчен, сиңа ашкынабыз. Менә без дә: башлангыч сыйныф укытучысы Хәкимова Венера Гәпделхәй кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Абдушова Рузилә Рафаэль кызы, көзнең иң матур көннәренең берсендә, 19 октябрь көнне, яраткан укучыларыбыз 4-г татар сыйныфы укучылары белән җаннарга шифа алыйк дип, Түбән Кама драма театрына юнәлдек.
Нинди шатлыклы, сөенечле көн иде ул! Ерак тарихтан, буыннан-буынга сакланып килгән халкыбыз моңын ишетергә теләү күңелләрне үсендерә, серле әкият иленә чакыра. Кунакларыбыз да - Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы артистлары – үзләренең “Җиде кыз” музыкаль-әкияте белән, без, тамашачыларны, сихри патшалыкка чорнады. ...Зал шыгрым тулы... Тамашачылар дә бер тын белән сулыйлар. Артистларның үз-үзен тотышы, киемнәре, сәхнә бизәлеше югары бәягә лаек.
Бу көн, чын мәгънәсендә, рухи бәйрәм иде. Әкият барышына сәхнәдән татар моңы өзелмәде...челтерәп аккан чишмәдәй җанны иркәләде.
“Җиде кыз” музыкаль-әкиятеннән барыбыз да канәгать калдык.
Яшь артистларыбызга шундый якты бәйрәм бүләк иткәннәре өчен, ихлас күңелдән рәхмәтебезне җиткерәбез. Залларыгыз тулы булып, гел кешеләрне сөендереп, яшәргә насыйп булсын!
К списку новостей













