Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белемен күтәрү буенча курслар
Опубликовано: 01.10.201224-29 сентябрьдә 14 нче лицейның актлар залында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белемен күтәрү буенча курслар оештырылды.
Курсларның темасы “Актуальные вопросы реализации ФГОС ООО: конструктирование и применение инновационных педагогических технологий обучения татарскому языку и литературе ( в том числе – ИКТ ) в соответствии с требованием ФГОС ООО” дип аталды.
Түбән Кама муниципаль районы уку йортларыннан барлыгы 97 укытучы курслар үтте. 6 көнлек курсларда укытучылар белемнәрен үстерү өстендә эшләделәр: “Татарча да яхшы бел” УМКы авторы Идел буе төбәкара укытучыларның белемен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәгенең өлкән укытучысы НИГЪМӘТУЛЛИНА РУЗАЛИЯ РӘХМӘТУЛЛА кызы белән очраштылар, рус телле балаларны укытуда аның технологиясен өйрәнү һәм куллану өстендә эшләделәр.
14 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исмәгыйлева Гөлнара Ришат кызы 6б сыйныфында ачык дәрес күрсәтте ( “Көндәлек нигә елый?”), аның дәресе анализланды. Укытучылар Нигъмәтуллина Р.Р. технологиясенә нигезләнеп, үзләре дә дәрес эшкәртмәләрен төзеделәр. Ә инде Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәгарифтә менеджмен кафедрасы доценты, педагогия фәннәре кандидаты МОЗАФФАРОВА МИНГАЯН ГАЯЗ кызы стажировка җитәкчебез булды. Стажировка максаты: “Белем бирүдә федераль дәүләт стандартларын гамәлгә куюда педагогик компетентлыкны камилләштерү” иде.
Гомумән, курслар файдалы һәм мавыктыргыч, эшлекле үтте.
К списку новостей













