Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы
Опубликовано: 11.05.201714 нче лицейда 20 нче апрельдән 5 нче майга кадәр татар теле һәм әдәбияты атналыгы үткәрелде. Атналыкка әзерлек алдан ук алып барылды, аны үткәрүдә барлыгы 13 укытучы катнашты һәм алар тарафыннан 7 класстан тыш чара күрсәтелде. Быелгы атналыкның да темалары үзенчәлекле һәм мавыктыргыч булды. Мәсәлән, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулуга багышлап, Шмелева Л.Г. “Тукай безнең күңелләрдә “ (3г) дигән әдәби кичә үткәрде. Вәлиуллина Л.Д. (7г), Абдушова Р.Р. (5г) Тукай һәйкәле янында “Шигырь бәйрәме”ндә катнашты. Шәһәркүләм “Тукай укулары” шигырь укучылар бәйгесенең соңгы турында Шәяхмәтова Н.М.(1г), Шмелева Л.Г.(3г), Хәкимова В.Г.(4в) үз укучылары белән катнаштылар.
Балаларда туган ягыбызга, телебезгә, гореф-гадәтләребезгә, мәдәниятебезгә карата мәхәббәт хисләрен тәрбияләүне күздә тотып, Вәлиуллина Л.Д., Насыйрова М.С.. 7б сыйныфы укучылары белән “Татарстан – мөстәкыйль дәүләт”; Биктаһирова М.И., Идиятова Р.М. “Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел...” (1а); Нуртдинова Ч.М. (2в), Хәкимова В.Г.(1г) “Уйныйбыз да, җырлыйбыз да”; Гыйльмуллина Г.Р., Әбуярова С.М. (4б,э) “Татарстан – туган ягым” дигән сыйныфтан тыш чара күрсәттеләр.
Шулай ук Хәкимова В.Г., Биктаһирова М.И., Идиятова Р.М., Короткова И.В. 1 нче сыйныф укучылары белән И.Х. Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда үткәрелгән “Көйле, моңлы татар җыры” бәйгесендә, ә Шмелева Л.Г. (3г), Хәкимова В.Г.(4в) “Яшь курайчылар» шәһәркүләм фестиваль-конкурсында катнаштылар.
Сәйфуллина Л.З., Йосыпова.Р.Ф. тарафыннан 4а сыйныфында татар халык авыз иҗатына багышлап үткәрелгән класстан тыш чара мавыктыргыч булды, балалар күңеленә сеңеп калыр дип ышанасы килә.
Моннан тыш, Шмелева Л.Г. (3г) “Сүз төркемнәре” иленә сәяхәт-дәрес тә күрсәтте.
Фәсхетдинова З.М. (9м), Насыйрова Ф.М. (11л) “Җиңү кайтавазы – мәңгелек” темасын алып, материалны бик үтемле итеп бирә алдылар. Әдәби кичә Җиңү көненә багышлап үткәрелде һәм зур тәрбияви чара буларак истә калды.
Нуриәхмәтова Лилия (9м, җитәкчесе Абдушова Р.Р.) “Мин - тикшеренүче“ конференциясендә актив чыгыш ясаучыларның берсе булып, күпләрне сокландырды...
Йомгаклап шуны әйтәсе килә: һәр класстан тыш чара үзенчәлекле, мавыктыргыч, тәрбияви булуы белән аерылып торды. Һәр чарага презентация ясалды, техник чаралар да актив кулланылды.
Н.И. Габидуллина, 14 нче лицейның милли мәгариф буенча директор урынбасары
К списку новостей













