Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Сез һәрчак безнең күңелдә, Сез һаман исән кебек...
Опубликовано: 11.05.2017Бүген бөек Җиңү көне –
Моңсу, сагышлы бәйрәм.
Батырларны искә алып
Гөл куйыйк бәйләм-бәйләм!
Әхмәт Исхак
Быел Бөек Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм иткән тантана вакытында шәһәребез урамнарыннан күпләр “Үлемсез полк” сафларында илебез азатлыгы өчен шәһит киткән, батырларча көрәшеп гомерен биргән әти-бабайлары, якыннары, туганнары сурәтләрен кулларына тотып, күңелләрендә аларның якты истәлекләрен яңарттылар. Алар арасында 5Г сыйныфы укучысы Ганиева Элина да бар иде. Аның якты истәлеге - Бөек Ватан сугышы ветераны - Айзатуллов Зәйдулла Айзатулла бабасы (1903-1980) аяусыз сугыш кырларында катнашып, каты яралана. Тик тормыш, болай да рәхимсезлек күп күрсәттем дипме, аның гомеренә кул сузмый, исән калдыра. Яралары төзәлгәч, ул Буа шәһәрендә 1960 нчы елга кадәр прокурор хезмәтендә була. Аның күрсәткән батырлыкларын әле дә онытмыйлар. Оныкчыгы исә ветеранны: “Ул безгә бик якын, без аны һәрчак күңелебездә йөртәбез. Минем бабам кебек батырлар булмаса, туган җир туфрагында шатланып яши алыр идек микән? Ай-һай...”, – дип искә ала.
Яшь буынның бу гамәле - сугыш каһарманнарын искә алу - Зәйдулла Айзатулла улы кебек батыр сугышчыларыбыз рухына мәдхия булып барып ирешсен иде.
Кирәкми безгә кан кою,
Кирәкми безгә сугыш!
Безнең теләк якты, матур,
Тыныч хезмәт һәм тормыш.
...Без үз кулларыбыз белән
Төзибез гүзәл тормыш.
Без – тыныч ил төзүчеләр,
Кирәкми безгә сугыш!
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдиева Р.Р.
К списку новостей













