Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Бөек Җиңүгә – 72 ел!
Опубликовано: 09.05.2017Һәйкәл булып баса җиңучеләр,
Һәйкәл булып баса батырлар.
Ә батырлар ике тапкыр үлми,
Җирдә алар мәңге балкырлар.
Һәйкәлләрне җансыз дия күрмә,
Һәйкәлләрнең җаны таш түгел.
Һәр һәйкәлдә күпме солдат җаны,
Һәйкәлләргә сыкрау хас түгел...
9 нчы Май – какшамас ихтыяр көченә һәм Ватанны эчкерсез ярату хисенә ия булган кешеләргә, фашизмны җиңгән сугышчыларга, шул иң авыр елларда үзләрен аямыйча тылда эшләгәннәргә хөрмәт күрсәтү өчен, илебезнең күпсанлы халкын берләштерә торган дәүләткүләм бәйрәм.
Үлемсез батырлыклары, Бөек Җиңү, сугышчан ныклыклары һәм хезмәт фидакарьлеге, баш очыбыздагы күк йөзенең һәрчак аяз булуы өчен барлык ветераннарыбызга да рәхмәтебезне һәм ихтирамыбызны белдерәбез. Сез безнең һәркайсыбыз өчен, мәңгегә – батырлык, ихтыяр көче һәм Ватанны ярату өлгесе булачаксыз.
Кадерле ветераннар, тыл фидакарьләре, сугыш чоры балалары!
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, сезне чын күңелдән котлыйбыз! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет һәм күңелегездә иртәгәсе көнгә ышаныч булуын телибез.
Н.И.Габидуллина, милли мәгариф буенча директор урынбасары
К списку новостей













