Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Без Тукай оныклары!
Опубликовано: 26.04.2017Халкым бер тумыш көндә дә
Тукаен онытмады.
Без туган телдән туганнар
Без Тукай оныклары.
Шәүкәт Галиев
Дистә еллар без 26 нчы апрель көнне бөек шагыйребез истәлеген хөрмәт итеп, Шигърият бәйрәменә җыелабыз. Безне кар да, яңгыр да куркытмый, чөнки Тукайга мәхәббәтебез чиксез. Ул – татар халкының горурлыгы, рухы, җан тибрәнеше. Ә иҗаты, әсәрләре исә бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый.
Татар теленә дә без сөекле әниебездән соң, бөек Тукай әсәрләре аша киләбез. Әйтерсең лә аның шигырьләре, әкиятләре күңелләргә нечкә кыллар сузып, йөрәкләр арасына күпер сала... Әйе, Тукай көчле дә, бөек тә, сөекле шагыйрь дә!
Салмак кына искән җил “...Әткәм-әнкәмнең теле...” көен югары күтәреп алып, бөтен җиһанга тарата... Күк йөзе, урамнар илаһи бер моң белән тула. Үзенә генә хас, якын, сихри моң... Ул да белә: “Туган көнең белән, бөек Тукай!” – ди кебек һәм, күзләре яшьләнгән, татарлыгын бар җаны белән тойган сабыйларга карап: “Син бәхетле Тукай! Яшь буын синең алда баш ия!” дип сөенә кебек...
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдиева Рузилә Рафаэль кызы, 5Г сыйныфы укучылары
К списку новостей













