• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: licey14.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 58 педагогов Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

Өмет тулы иҗат

Опубликовано: 21.04.2017

21 нче апрель көнне Казанда «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенә зональ этапны уңышлы үтүче финалистлар чакырылды. Алар арасында 14 нче лицейның 5Г сыйныфы укучысы Ганиева Элина да бар иде.

Әлеге илкүләм бәйге “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, КФУ, ТР Язучылар берлеге, Г.Тукай исемендәге Арча педагогика колледжы тарафыннан оештырыла. Бу конкурс күп кенә каләм тибрәтүчеләрне бергә җыя.

- Киләчәк буынны әзерлибез дип сөйлибез икән, димәк бу өлкәдә нәтиҗәле эшләр дә булырга тиеш. “Илһам” яшь язучылар бәйгесе яңа талантларны ачыклауда һәм зур әдәбиятка алып килүдә саллы чара ул, – дип үз фикерен белдерде драматург, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов.  

Яшь язучыларны бер аланга туплаган бу зур иҗат бәйрәме күңелләрдә үз урынын алып өлгерде һәм безнең киләсе елга да катнашып, тагын да зуррак үрләр яулаячагыбызга  ышанычыбыз артты.

Кадерле укучыбыз, Элина! Сиңа иң изге теләкләребезне юллап калабыз: каләм тибрәтүдән туктама, яңа иҗат җимешләрең белән безне гел сөендереп тор, без синең белән горурланабыз!

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдиева Рузилә Рафаэль кызы



К списку новостей