Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Китапханәгә сәяхәт
Опубликовано: 27.04.2017Китап - кешенең дусты, иң самими, серле
уй-фикерләр аңа сеңеп барып, буыннан
буынга тапшырыла. Ә китапханә
шул байлыкны саклый торган серле хәзинә ул.
27 апрель көнне татар теле атналыгы кысаларында 5Г сыйныфы укучылары белән шәһәребезнең йөзек кашы булган Габдулла Тукай исемендәге китапханәгә юл тоттык. Ул шундый матур, ерактан ук үзенең мәһабәт бинасы белән күңелләрне җәлеп иткән сихри көчкә ия булган бер тылсым кебек. Китапханәдә өч зал – матур әдәбият, вакытлы матбугат һәм тармак әдәбияты заллары урнашкан. Моннан тыш, әдәби кафе, иҗат остаханәсе, балалар бүлмәсе эшләп килә. Җаның теләгән китапны алып укы, рухи азык җый, телисең икән, китапханәнең серле мохитендә рәхәтләнеп төрле уеннар уйна... Китапханәдән чыгасы да килми, шундый рәхәт! Ә уртада Тукай абый портреты, ул да безгә шаярып күз кыса һәм сынап карап: “Милләтебезнең киләчәге сез – яшь буында... аны саклагыз, туган телегезне онытмагыз”, – дип әйтә кебек. Әлбәттә, без бу сүзләрне акларбыз, туган телебез, милләтебез өчен җан атып йөргән мондый укучылар барда яшәр ул милләт, сакланыр, чәчәк атар!
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдиева Рузилә Рафаэль кызы
К списку новостей













