Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Киләчәккә якты юл ярып...
Опубликовано: 27.04.201727 нче апрель көнне Түбән Кама шәһәрендә "Мин – тикшеренүче" Идел буе яшьләренеӊ фәнни - эзләнүле конференциясе булып үтте. 14 нче лицейдан 9 нчы М сыйныфы укучысы Нуриәхмәтова Лилия әдәбият белеменнән үзенең фәнни эше белән уңышлы чыгыш ясап, II дәрәҗәдәге Диплом һәм истәлекле бүләккә лаек булды.
Бүгенге көн белем бирү системасы заман белән бергә атлый. Бүген үк инде аны камилләштерү, белем сыйфатын үстерү юллары эзләнелә. Җәмгыятькә иҗади фикерли белүче, аралашучан, талантлы кешеләр сорала. Мәктәпләрдә шундый һәр яктан килгән шәхесләр тәрбияләүгә укучы шәхесенә юнәлдерелгән фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу ярдәм итә.
"Мин - тикшеренүче" фәнни-гамәли конференциясе дә чын мәгънәсендә әдәбият белгечләренең иҗади мәйданын, фән бәйрәмен хәтерләтте. Мондый күләмле чараның безнең район җирлегендә узуы зур куаныч. Катнашкан укучылар да бик канәгать калдылар. Аларга мәртәбәле жюри әгъзалары тарафыннан югары бәя бирелде. Аеруча укучыбызның доклады нык эзләнеп язылуы, аның эзләнү эшенә җитди карашы, яңа кызыклы идеяләрен тормышка ашырырга зур омтылышы барлыгы билгеләп үтелде.
Ә без исә, үз чиратыбызда, укучыбызны катнашып, шундый нәтиҗәгә ирешүе белән ихлас котлыйбыз! Лилия, киләчәгең өметле синең! Юлларда очраган киртәләргә баш имичә, киләчәккә якты юл яр!
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдиева Рузилә Рафаэль кызы
К списку новостей













