Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Тукай һәйкәле янында - Шигырь бәйрәме
Опубликовано: 26.04.2017Чал Иделдә бозлар ташкан чакта,
Килгән чакта җиргә җылы май;
Шигырь бәйрәмнәре үткәрәбез,
Яшәтәбез сине, яшь Тукай!
Язның иң матур көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Г.Тукай туган.
Татар халкының бөек шагыйре, якты кояшы, талантлы, милләтпәрвәр улы Габдулла Тукайның тууына быел 26 нчы апрельдә 131 ел була.
Шул уңайдан, быел кабат Габдулла Тукай исемендәге шәһәр Үзәк китапханәсендә “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең” исемле сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр бәйгесенә йомгак ясалды. Быелгы бәйге тагын да үзенчәлекле булды, чөнки ул Татарстанның халык шагыйре Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Рәзил Исмәгыйль улы Вәлиевнең 70 яшьлек юбилее, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 131 еллыгына багышлап үткәрелде.
26 нчы апрель көнне безнең лицейдан да муниципаль бәйгенең 3 нче турында катнашкан укучылар шәһәребезнең Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәсенә конкурсны йомгаклау һәм бүләкләү тантанасына чакыру алды һәм Дипломнар белән бүләкләнде:
- Хәсәнҗанов Шамил (2в) – укытучысы Нуртдинова Ч.М;
- Бәхтиев Тимур (3г) – укытучысы Шмелева Л.Г.;
- Нуриәхмәтова Лилия (9м) – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәсхетдинова З.М.
Шигырь җанлы, әдәбият яратучы, сәләтле укучыларыбыз Тукай паркында да булдылар. Тукай һәйкәле янындагы Шигырь бәйрәме аларга бик ошады, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсеннән җирле әдипләребезнең (Фәтхулла Абдуллин, Никифор Тукмачев, Фәрит Имамов, Ралия Кәримова, Гөлчирә Ибатуллина һ.б.) шигырьләрен дә тыңлап, бәйрәм уңаеннан үткәрелгән концертны да карап кайттылар әле алар.
Укучыларга рәхмәтебезне әйтеп, аларга алга таба да уңышлар теләп калыйк!
Бәйрәмнәрең алда икән әле,
Кара, шагыйрь, бүген текәлеп, -
Халкың килде, сиңа мәхәббәтен
Ал чәчәкләр белән белдереп...
Киләчәктә дә китапханәнең укучылар саны кимемәсен һәм анда йөрүчеләр үзләрен мәдәният сараена килеп эләккәндәй хис итсен, бу белем йортыннан кабат килү теләге белән китсен. Изге эшләрендә һәрчак уңышлар юлдаш булсын.
Н.И.Габидуллина, милли мәгариф буенча директор урынбасары
К списку новостей













