• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: licey14.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 58 педагогов Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

“Көйле, моңлы татар җыры - 2017” бәйгесе

Опубликовано: 24.04.2017

Сандугач буласың килсә

Шигъриятнең талында,

Моң чишмәсе ургып торсын

Нәни йөрәк-җаныңда...

20 нче апрельдә   И.Х. Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда Түбән Кама муниципаль районы  күләмендә укучы балалар арасында “Көйле, моңлы татар җыры” бәйгесенең  IV нче шәһәркүләм йомгаклау туры үткәрелде. Бу бәйге Түбән Кама муниципаль районы   мәгариф идарәсе һәм Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге белән берлектә 9 нчы тапкыр уздырылды. Гала концерттта 1-4 нче, 5-6 нчы, 7-8 нче сыйныфлар арасында җиңүче дип табылган  сыйныф коллективлары хор  белән катнашты; ансамбльләрнең чыгышлары тыңланды.

Чыгышлардан соң зал түземсезлек белән бүләкләү тантанасын көтте... I, II, III  урыннар алган ансамбльләрне һәм хор коллективларын бүләк алырга сәхнәгә берәм-берәм чакырып тордылар. Һәм, ниһаять, быелгы бәйгенең дә җиңүчеләре билгеле.

Хор коллективлары арасында:

“Җырлы балачак” номинациясе: 1-4 сыйныфлар – № 1, 11, 22, 29 нчы мәктәпләр;

“Челтер чишмә” номинациясе: 5-6 сыйныфлар – № 35, 21, 29 нчы мәктәпләр;

“Җырым - юлдашым” номинациясе: 7-8 сыйныфлар – № 34, 18 нче мәктәпләр;

Ансамбльләр арасында:

“Энҗе бөртекләре” номинациясе: № 27 нче мәктәп;

“Әйлән-бәйлән” номинациясе: № 7 нче мәктәп;

“Серле ноталар” номинациясе: № 16 нче мәктәп;

“Былбыллар тугаенда” номинациясе: Кама Аланы 2 нче мәктәп;

III нче урынны яулаучылар (хор):

1-4 сыйныфлар арасында - № 32 нче гимназия, 6 нчы мәктәп;

5-6 сыйныфлар – № 8 нче мәктәп;

7-8 сыйныфлар – № 3 нче мәктәп;

Ансамбльләр арасында:  Зур Афанас мәктәбе – 3 нче урын.

II нче урынны яулаучылар (хор):

1-4 сыйныфлар арасында - № 14 нче лицей;

5-6 сыйныфлар – № 1 нче гимназия;

Ансамбльләр арасында: 10, 13 нче мәктәпләр – 2 нче урын.

Абсолют җиңүчеләр (хор):

1-4 сыйныфлар арасында - № 10 нчы мәктәп;

5-6 сыйныфлар – № 33 нче мәктәп;

7-8 сыйныфлар – № 35 нче лицей;

Ансамбльләр арасында: № 33 нче мәктәп

Шулай итеп, 14 нче лицейның  хор коллективына II нче дәрәҗә лауреат Дипломы тапшырылды. Гала концерттта 1 нче сыйныф  укучылары (барлыгы 51 укучы!) “Яз җитә” җырын сәхнәдә оста итеп башкаруы белән күпләрне сокландыра алгандыр, мөгаен...

Без, 14 нче лицей коллективы, Көйле, моңлы татар җыры - 2017” муниципаль район бәйгесен оештырган Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе  татар җанлы Рөстәм Мәҗит улы Ганиевка  бик тә рәхмәтлебез, чөнки аның ярдәме белән  2013-2014 нче уку елында башлангыч сыйныф укучылары өчен 12, узган уку елында 7-8 нче сыйныф укучылары өчен 10 милли  кием тектерә алдык.

Шулай ук музыка укытучысы Короткова Инга Валентиновна, сыйныф җитәкчеләре Михайлова Т.Н.(1а), Сабирова Л.И.(1б), Сәйфетдинова А.И.(1в), Шәяхмәтова Н.М.(1г), Чагина С.В.(1э), татар теле һәм әдәбияты укытучылары  Идиятова Р.М., Биктаһирова М.И.,  Хәкимова В.Г. һәм бәйгедә катнашкан барлык балаларга, ата-аналарга рәхмәтебезне белдерәбез.

Кадерле укучылар!  Сынатмассыз,  алга таба да  зур җиңүләргә ирешерсез дигән өметтә  ышанып калабыз! 

Шәһәребездә мондый чаралар булганда, милли традицияләребез, буыннан-буынга күчеп килүче җыр-моңнарыбыз киләчәк буынга җиткерелер.

Милли мәгариф буенча директор урынбасары Н.И. Габидуллина



К списку новостей