Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
“Яшь курайчылар - 2017” конкурсы
Опубликовано: 25.04.2017Курайчылар курай уйнамас,
Башкорт курайлары булмаса...
24 нче апрельдә И.Х. Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда Түбән Кама муниципаль районы күләмендә укучы балалар арасында “Яшь курайчылар” фестиваль-бәйгесенең ХV нче шәһәркүләм йомгаклау туры үткәрелде.
Бу бәйгедә 14 нче лицейның 3Г һәм 4В сыйныфы укучылары катнашты. Һәр сыйныфта 10-12 укучыдан ансамбль оештырылды, аларга матур-матур исемнәр сайланды, мәсәлән: 3Г – “Таң җилләре”, 4В – “Чулман энҗеләре” исемен үз итте. Бәйгенең тагын бер шарты – укучыларның сәхнә костюмыннан булулары иде, анысын инде башлангыч сыйныф укытучылары Шмелева Л.Г., Хәкимова В.Г. кайгыртты. 3Г сыйныфының репертуарында “Өммегөлсем”, “Өч дус биюе”, “Ак бүре”, ә 4В сыйныфы репертуарында “Зәйнәбем”, “Рәйхан”, “Сандугач-күгәрчен” көйләре аһәңле яңгырады, курай моңнары бөтен залга таралды. Җитәкчеләре Әмируллин Дилшат Минсәях улының тырышлыгы аркасында 3Г сыйныфы укучылары (2 нче сыйныфлар арасында), 4В сыйныфы укучылары (3-7 сыйныфлар арасында) III нче дәрәҗә лауреат Дипломы белән бүләкләнделәр.
Конкурсның Татарстан Республикасында экология елына багышлап үткәрелүе турында да әйтеп үтәргә кирәк. Быелгы фестиваль-бәйге укучыларыбыз хәтерендә озак сакланыр дип ышанасы килә.
Кадерле укучыларыбыз һәм аларга ныклы белем, тәрбия бирүче Шмелева Л.Г., Хәкимова В.Г.; ел саен “Яшь курайчылар” бәйгесендә укучыларыбызны призлы урыннар белән сөендерүче, таләпчән, барлык көчен куеп эшләүче өстәмә белем бирү педагогы – Әмируллин Дилшат Минсәях улына сәламәтлек, гаилә бәхете, яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз.
Габидуллина Н.И., милли мәгариф буенча директор урынбасары
К списку новостей













