Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Көйле, моңлы татар җыры - 2017” бәйгесе
Опубликовано: 31.03.2017
Ел саен мәктәп укучылары арасында оештырылган “Көйле, моңлы татар җыры” дип исемләнгән балалар хоры бәйгесенең төп максаты - туган телгә һәм татар халык җырларына мәхәббәт тәрбияләү.
Без әлеге чарага әзерлекне җыр дәресләрендә сентябрь аеннан ук башладык. Музыка укытучысы Короткова Инга Валентиновна белән берлектә уку елы барышында әзерлекне дәвам иттек.
31 нче мартта 8 нче мәктәптә Түбән Кама муниципаль районы күләмендә укучы балаларның 1-4 сыйныф коллективлары арасында “Көйле, моңлы татар җыры” бәйгесенең III нче төбәкара сайлап алу туры үткәрелде. Анда мәктәпләрнең җиңүче дип табылган сыйныф коллективлары тыңланды. Бәйгедә 14 нче лицейдан 1 нче сыйныф укучылары (1а, 1б, 1в, 1г, 1э) “Яз җитә” - Ф.Кәрим сүзләре, Җ.Фәйзи музыкасы; “Кәрия-Зәкәрия” – татар халык бию такмагы белән катнашты. Ә 3 укучыдан торган ансамбль (Кашипов Руслан – 6г, Әбләкимова Алинә – 8в, Васильева Аделина – 8л) “Кайтам әле туган якларыма” – С.Фәтхетдинов сүзләре һәм көе, “Нигә яна йөрәгем?” – татар халык җыры белән чыгыш ясады.
IY этап – шәһәркүләм йомгаклау туры (2017 нче елның 28 нче апрелендә) И.Х. Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда уздырыла. Бәйгедә һәр төбәкнең 1-4 нче, 5-6 нчы, 7-8 нче сыйныфлары арасында җиңүче дип табылган сыйныф коллективлары катнашачак. Бәйгедә III нче баскычта җиңү яулаган укучылар бүләкләнәчәк.
Музыка укытучысы Короткова Инга Валентиновна, сыйныф җитәкчеләренә, бәйгедә катнашкан барлык балаларга, ата-аналарга рәхмәтебезне белдерәбез.
Шәһәребездә мондый чаралар булганда, милли традицияләребез, буыннан-буынга күчеп килүче җыр-моңнарыбыз, һичшиксез, киләчәк буынга җиткерелер...
Сынатмассыз, җиңүләргә ирешерсез дигән өметтә ышанып калабыз! Рәхмәт Сезгә!..
14 нче лицейның милли мәгариф буенча директор урынбасары Н.И.Габидуллина
К списку новостей













