• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: licey14.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 58 педагогов Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

Ач, шигърият, серләреңне...

Опубликовано: 05.04.2017

Татар халкының бөек шагыйре, якты кояшы, талантлы, милләтпәрвәр улы Габдулла Тукайның тууына быел 131 ел була.

Быел кабат Габдулла Тукай исемендәге шәһәр Үзәк китапханәсендә “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең” исемле сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр бәйгесе булып узды. Быелгы бәйге тагын да үзенчәлекле булды, чөнки ул Татарстанның халык шагыйре Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Рәзил Исмәгыйль улы Вәлиевнең 70 яшьлек юбилее, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 131 еллыгына багышлап үткәрелде. Шигырь җанлы, әдәбият яратучы, сәләтле укучыларыбыз җыелган иде биредә.

28 нче март көнне безнең лицейдан  да муниципаль бәйгенең 3 нче турында укучылар катнашты һәм репертуар да төрле иде:

-         Хәсәнҗанов Шамил (2в) – Г.Тукай “Сөткә төшкән тычкан”, Р.Вәлиев “Елаудан үзе туктады” – укытучысы Нуртдинова Ч.М;

-          Бәхтиев Тимур (3г) – Г.Тукай “Ай һәм Кояш”, Р.Вәлиев “Хыялый мияубикә” – укытучысы Шмелева Л.Г.;

-          Нуриәхмәтова Лилия (9м) – Г.Тукай  “Ана догасы”, Р.Вәлиев “Дисбе” – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәсхетдинова З.М..

Бәйге нәтиҗәләре әлегә билгеле булмаса да, укучыларга рәхмәтебезне әйтеп, аларга уңышлар теләп калыйк!

Н.И.Габидуллина, милли мәгариф буенча директор урынбасары



К списку новостей