• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: licey14.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 58 педагогов Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

Өмет тулы иҗат...

Опубликовано: 04.04.2017

Яза алу – үзе олы бәхет,

Иңнәрдә ул канат үстерә...

Өметсезгә яшәү көче бирә, 

Бәхетсезгә бәхет китерә...

Түбән Кама каласында язучы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Габдулла Тукай бүләге иясе Разил абый Вәлиев инде 18 ел рәттән шәһәр һәм район күләмендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында иҗади бәйге үткәреп, тантаналы төстә үз премиясен тапшыра...

Иҗади бәйгене оештыруны (быел 18 нче ел!) күркәм традициягә әверелдергән әдибебез үз чыгышын: «Бу дөньяда кешене ике төрле байлык яшәтә – матди һәм рухи байлыклар. Матди байлык турында без көн саен сөйлибез, анысы да кирәк, ансыз тормыш бармый, әмма рухи байлык турында кайгыртмасак, матди байлык белән генә беркая да китеп булмый. Матди белән рухи байлык – һәр халыкның, һәр милләтнең, һәр кешенең ике канаты кебек ул. Әгәр дә без матди байлык турында гына уйласак, бер канат белән генә әллә ни ерак барып булмас иде. Бүген иң зур бурычларыбызның берсе – ошбу бәйгене оештыру мисалында икенче канатны ныгытып, яшьләребезне иманлы, инсафлы итеп тәрбияләп, рухи кыйммәтләребезне киләчәк буыннарга илтеп тапшырырга тиешбез», – дип төгәлләде сүзен.

Быел  жюри әгъзаларына 59 әсәрдән иң әйбәтләрен сайларга кирәк иде. Разил Вәлиев премиясе конкурсы - яшь талантларны барлау һәм аларның сәләтләрен ачуны максат итеп куя. Бәйгедә мәктәп укучылары  катнаша. Безнең лицей да  бу конкурстан читтә калмады. 3г сыйныфы укучысы Бәхтиев Тимур (җитәкчесе – Шмелева Ләлә Габделбәр кызы) һәм 5г сыйныфы укучысы Ганиева Элина (иҗатта ярдәмчесе Абдушова Рузилә Рафаэль кызы) бу конкурста актив катнашып, сертификат һәм истәлекле бүләккә  лаек булдылар.

Киләчәктә дә укучыларыбызга иҗади уңышлар теләп калабыз!

 14 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Р.Абдушова



К списку новостей