Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Моң чишмәсе..
Опубликовано: 04.04.2017Курайчылар курай уйнамас,
Башкорт курайлары булмаса...
2017 нче елның 21 нче мартында Яр Чаллы шәһәрендә татар сәнгатенең «Моң чишмәсе» дип исемләнгән региональ фестиваль-конкурсы үткәрелде.
Бәйгедә укучылар 4 төрле номинация буенча үзләренең осталыкларын күрсәттеләр:
1. Уен коралларында уйнау
2. Вокал
3. Рәсем сәнгате
4. Театр сәнгате
Фестиваль-конкурска төрле районнардан килгәннәр иде. Укучылар, яшь үзенчәлекләренә карап, сәхнәдә бер-бер артлы чыгыш ясадылар.
Бу бәйгедә 14 нче лицейның курайчылар ансамбле катнашты. 9 укучыдан курайчылар ансамбле оештырылды, укучылар ансамбльне “Таң җилләре”дип атадылар. Бәйгенең икенче шарты – укучыларның сәхнә костюмыннан булулары иде, анысын инде башлангыч сыйныф укытучысы Шмелева Ләлә Габеделбәр кызы кайгыртты.
Җитәкчеләре Әмируллин Дилшат Минсәях улының һәм укучыларыбызның тырышлыгы аркасында 14 нче лицейның ансамбле II нче дәрәҗә лауреат Дипломы белән бүләкләнде.
Кадерле укучыларыбыз һәм аларга ныклы белем, тәрбия бирүче Шмелева Ләлә Габеделбәр кызына; ел саен “Яшь курайчылар” бәйгесендә укучыларыбызны призлы урыннар белән сөендерүче, таләпчән, барлык көчен куеп эшләүче өстәмә белем бирү педагогы – Әмируллин Дилшат Минсәях улына сәламәтлек, гаилә бәхете, яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз.
Конкурста катнашкан укучыларга һәм аларны шушы бәйгегә әзерләгән әти-әниләренә, укытучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Габидуллина Н.И., милли мәгариф буенча директор урынбасары
К списку новостей













