Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Иңнәренә канат куеп...
Опубликовано: 31.03.20172017 нче елның 31 нче мартында Яр Чаллы шәһәрендә “Илһам” Бөтенроссия Яшь язучылар бәйгесенең зональ этабы үтте. Бу конкурста 14 нче лицейның 5Г сыйныфы укучысы Ганиева Элина (иҗатта ярдәмчесе -Абдушова Рузилә Рафаэль кызы) да катнашты.
Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов билгеләп үткәнчә, сәләтле балаларны, аларның туу, яшәү урынына карамастан, вакытында күреп алу мөһим. Шундый ысулларның берсе – “Илһам” конкурсы.
Конкурс республикада 4 нче ел уздырыла, анда катнашучылар саны да елдан-ел арта.
Бәйге өч этапта үткәрелә: катнашучыларның иҗат әсәрләрен кабул итү, эшләрне экспертлар тарафыннан тикшерү һәм зона этабы – Татарстан Республикасының районнарында экспертлар һәм балалар катнашында бәяләү.
Ә 31 нче март көнне язучылар каләм тибрәтүчеләр белән якыннанрак танышты. Элина аларга үзе иҗат иткән “Туган телем” шигырен тәкъдим итте.
Ахырда, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты, шагыйрь һәм язучы Факил Сафин: “Әйе, вакытлар узар, дөрес бу балаларның барысы да язучы, шагыйрь дә булмас бәлки, тик шулар арасыннан биш-алтысы булса да чын язучы, шагыйрь булып җитлегер. Мондый яшьләребез булу – үзе зур бәхет бит инде ул” ,– дип билгеләп үтте. Без дә моңа ышанабыз һәм Элинага киләчәктә дә уңышлар, иҗат чишмәләренең саекмавын теләп калабыз.
14 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Р.Абдушова
К списку новостей













