• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: licey14.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 58 педагогов Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

Тормыш һәм гаилә җылысын бүләк итүчеләр турында...

Опубликовано: 05.03.2017

2017 нче елның 5 нче мартында балалар һәм яшүсмерләр арасында «О тех, кто дарует нам жизнь и тепло» (Тормыш һәм гаилә җылысын бүләк итүчеләр турында) шәһәркүләм шигырь укучылар бәйгесенең соңгы туры Түбән Кама шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында узды.

Бу бәйгедә безнең мәктәптән дә укучылар катнашты һәм төрле номинацияләрдә  призлы урынга лаек булды:

III нче дәрәҗәдәге Диплом – Нуриәхмәтова Лилия (9м) – “Шигырь укучылар” номинациясе, җитәкчесе Әбуярова С.М.;

III нче дәрәҗәдәге Диплом  – Юрьева Кристина (6б) – “Шигырь укучылар” номинациясе, җитәкчесе Закирова Ф.Р.

Исмәгыйлева Әдилә (2б) - җитәкчесе Хәмидуллина А.И., Сөләйманова Ясминә (2э) - җитәкчесе Кашапова Э.Р. “Шигырь укучылар” номинациясендә Грамотага лаек булдылар.

I нче дәрәҗәдәге Диплом – Гайнуллина Әдилә (5э) -“Рәсемнәр” номинациясе, укытучысы Әбуярова С.М.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк:  конкурс шәһәребездә Габдулла Тукай һәм Тарас Шевченко хөрмәтенә багышлап YI тапкыр үткәрелә.

 Бу ике милләт вәкиленең бөек шагыйрен нәрсә берләштерә соң? Икесе дә бик яшьли ятим калган, кечкенәдән гаилә җылысы һәм  Ана назыннан мәхрүм калган алар... Икесе өчен дә  гаилә төшенчәсе һәм гаилә темасы бик мөһим булган, шуңа күрә дә бу тема иҗатларында төп урынны алып торган да инде. Быелгы конкурс нәкъ менә шушы темаларга багышланды: гаилә, ата-ана, туганнар, әни...

Укучыларыбызның ике телдә: татар һәм украин телендә матур итеп сөйли алулары, зәвыклы рәсемнәре, вак-төяк кул эшләре (поделки) – (3б сыйныфы укучысы Гудошников Вячеслав II нче дәрәҗәдәге Дипломга лаек булды, җитәкчесе Корчик Т.С.)  һәркемне сокландыргандыр, мөгаен.

Конкурста катнашкан укучыларга һәм аларны шушы бәйгегә әзерләгән әти-әниләренә, укытучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.  

Габидуллина Н.И., милли мәгариф буенча директор урынбасары



К списку новостей