Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Галиев һәм театр артистлары белән очрашу кичәсе
Опубликовано: 01.03.2017Театр яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә...
Менә без бүген, ягъни 1 нче март көнне, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистлары белән очраштык. Очрашу “Бишегем” дигән тема буенча үткәрелде. Кичәне театрның сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе лауреаты Рөстәм Галиев алып барды.
Безгә күчтәнәч итеп яраткан драматургыбыз Туфан ага Миңнуллинның “Анам кыры” спектакленнән өзек (28 нче февральдә Халыклар иҗаты йортында күрсәтелгән иде. 7г, 8в сыйныф укучылары спектакльне тулысынча карап кайттылар), җырлар алып килгәннәр алар. Ә иң куандырганы – пьесаның әхлакый кыйммәткә ия булуы. Андагы шигырь-җырлар барсы да тәрбия чарасы булып тора, аларның асылы бердәмлек, бер-береңә ярдәмчел булу, туган тел, туган нигез, туган як дигән төшенчәләргә барып тоташа.
Артистларыбызга килсәк, аларга карата бары тик җылы мөнәсәбәт кенә калды. Сәхнә йолдызларының киемнәре, үз-үзләрен тотышы җылы атмосфера тудыруга иреште. Укучылар белән әңгәмәләре күңелгә сары май булып ятты. Укучыларыбыз да югалып калмады: кайсы шигырь сөйләде, кайсы җыр җырлап күрсәтте, 8в сыйныфы кызлары сәхнәдә үзләре өйрәнгән өзекне дә уйнап күрсәтә алдылар әле, хыяллары белән уртаклашучылар да табылды...
Безгә шундый якты, матур, онытылмас мизгелләр бүләк иткәннәре өчен, Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистларына ихлас күңелдән рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә дә бергә булыйк, бердәм булыйк, театрдан аерылмыйк!
Н.И.Габидуллина, милли мәгариф буенча директор урынбасары
К списку новостей













