• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34
Телефон: +7(855)-530-55-87
E-Mail: licey14.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №14» НМР РТ
Руководитель: Пустоплеснова Ольга Олеговна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0
У нас учат: 58 педагогов Язык обучения русский

Новости МБОУ "Лицей №14"

Туган телләр ункөнлеге

Опубликовано: 22.02.2017

Булсак та төрле милләттән,

 Без яшибез уртак теләктә.

Сөйләшәбез төрле телләрдә,

Аңлашабыз дуслык телендә.

Үстергән дә безне чын дуслык,

Көч биргән дә безгә чын дуслык.

Дуслык булса, яшәр гомергә

Бөтен җир шарында тынычлык.

14 нче лицейда 11 февральдән  21 нче февральгә кадәр Туган телләр ункөнлеге үткәрелде. Декадага әзерлек алдан ук алып барылды, аны үткәрүдә укытучыларыбыз актив катнашты һәм алар тарафыннан 2  зур ачык  чара күрсәтелде. Быелгы декаданың  темалары үзенчәлекле һәм мавыктыргыч булды.

Балаларда туган ягыбызга, телебезгә, гореф-гадәтләребезгә, җыр-моңга һәм, гомумән, мәдәниятебезгә карата  мәхәббәт хисләрен тәрбияләүне күздә тотып, Насыйрова М.С., Насыйрова Ф.М.  14 нче февральдә “Моң – халыкларны берләштерә” дигән класстан тыш чара күрсәттеләр.

Алып баручылар ролен Әскәрова Резидә (10а) һәм Фәссахов Динар (11л) бик оста башкардылар. Сәхнәдә бер-берсен талантлы  укучыларыбыз алмаштырып торды: Лотфуллина Айгөл (11ю), Лотфуллина Лиана һәм Гончарова Анастасия (7б), Әбләкимова Алинә (8в), Кашипов Руслан (6г), Шәяхмәтова Диана (9э). Милли киемнәр укучыларыбызга бик тә килешле иде

21 нче февральдә “Халыклар дуслыгы фестивале” үткәрелде. Бу юлы  кичә җыр-бию белән үрелеп барды. Актлар залы укучылар, укытучылар, әти-әниләр белән шыгрым тулы иде, алма төшәрлек тә урын калмаган... Һәркемнең күзе сәхнәдә...

Ә анда чын могҗиза, нинди генә биюләр юк!  Киемнәре күз явын алырлык...Менә  укучыларыбыз бер-бер артлы татар (7в, 9м), рус (6в, 9э). куба (5а), грузин (6э), француз  (6б), египет (8л) халыкларның биюләрен башкаралар.

 Йомгаклап шуны әйтәсе килә: без күпмилләтле Татарстан җирендә яшибез, башка халыкларның гореф-гадәтләре, җыр-биюләре безгә ят түгел, укучыларыбыз аларны рәхәтләнеп өйрәнә һәм матур итеп башкара. Кичәдә без мәктәбебезнең талантлары – җыр-моңга, биюгә гашыйк укучыларына сокланып утырдык. Бу “Дуслык бәйрәме” барыбызның да күңелендә озак сакланыр.

Н.И.Габидуллина, 14 нче лицейның милли мәгариф буенча директор урынбасары



К списку новостей