Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Заман таләпләре белән бергә атлый...
Опубликовано: 12.12.2016Киләчәккә юл тотканда, безнең төп таянычыбыз бер генә – ул да булса, белемгә нигезләнгән Акыл.
Дамир Исхаков
Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәрешләр кертү мөһимлеген ассызыклый. Укытучылар алдында телне саклап калу гына түгел, балаларда аны өйрәнүгә кызыксынуны арттыру бурычы да тора. Бу укытучылардан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заманча югары технологияләрдән , мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә.
Шул максатны күздә тотып үткәрелгән “Ел укытучысы – 2017” конкурсыннан без дә читтә калмадык. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен үткәрелгән әлеге конкурста безнең лицей укытучысы – Абдушова Рузилә Рафаэль кызы катнашып, сайлап алу турын узды. 6 нчы декабрь көнне исә конкурсның беренче туры булып үтте. Төп таләп - 20 минутлык мастер-класс күрсәтү иде. Укытучы аны “Яңа технологияләр кулланып, тәнкыйди фикерләү сәләтен үстерү” дигән методик темасы буенча үткәрде. Рузилә Рафаэль кызы килеп туган проблемалар һәм аларның чишелү юлларын Сингапур технологиясе аша да күрсәтте. Методлар үзләренең кызыклы, файдалы һәм нәтиҗәгә эшләве белән аерылып торды. Британия психологы, язучы, тәнкыйди фикерләүне алга сөрүче Эдвард де Бононың “Алты эшләпә” алымы белән таныштырып китте. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Әбуярова С.М., Мифтахова Э.Ф., Сәйфуллина Л.З., Насыйрова М.С., Гыйльмуллина Г.Р., Хәкимова В.Г. кызыл, сары, ак, кара, яшел һәм зәңгәр эшләпәләрне киеп, төрлечә фикер йөртеп, проблеманы чишү өчен бу алымның файдалы булуын практикада оста итеп күрсәтә алды.
Яңа технологияләр өлкәсендә алган белемнәрегез югары үрләр яуларга ярдәм итсә, без бик шат булыр идек. Иҗади уңышлар Сезгә, хөрмәтле коллега!
К списку новостей













