Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
“Республика олимпиада үзәге”ндә 1-6 сыйныф укучылары өчен “Әдәби марафон” дип исемләнгән Республика олимпиадасы узды
Опубликовано: 15.11.201615 октябрь көнне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Республика олимпиада үзәге”ндә 1-6 сыйныф укучылары өчен “Әдәби марафон” дип исемләнгән Республика олимпиадасы узды. Әлеге чарада 200гә якын укучы катнашты.
Олимпиада татар телендә гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучылар өчен, рус телендә гомуми белем бирү учреждениеләренең татар һәм рус төркемнәре өчен аерым әзерләнгән биремнәр буенча үткәрелде. Олимпиада һәр төркем өчен дә ике турда (бер үк көнне) уздырылды: беренче тур - телдән җавап бирү; икенче тур – язма эш.
Беренче һәм икенче турны уңышлы узып, максималь баллның 85 проценттан аргыграгын җыйган катнашучылар Җиңүче исеменә, 65 проценттан аргыграгын җыйган катнашучылар Призер һәм 50 проценттан аргыграгын җыючылар Лауреат исеменә лаек булды. Безнең лицейдан бу олимпиадада 3 укучы катнашты һәм алар призлы урыннар яуладылар:
6э сыйныфы укучысы Батырова Җәмилә (укытучы Мифтахова Э.Ф.) - җиңүче;
7г сыйныфы укучысы Имамиева Адилә (укытучы Насырова М.С.) - призер; 3г сыйныфы укучысы Бәхтиев Ильназ (укытучы Шмелева Л.Г.) – призер.
Катнашучыларның барысын да чын күңелдән котлыйбыз! Зур уңышлар, яңа җиңүләр телибез!
Мифтахова Э.Ф, татар теле һәм әдәбияты укытучысы
К списку новостей













