Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
1нче октябрь – халыкара Өлкәннәр көне.
Опубликовано: 01.10.2016Өлкәннәрнең бүген бәйрәм көне,
Хәтерлиләр узган елларны.
Җиңел атлап, дәртле йөрәк белән
Җиң сызганып эшләп йөргәнне...
1нче октябрь – халыкара Өлкәннәр көне. Илебез буена төрле җирләрдә котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.
Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз, хезмәт юлын лаеклы узган ветераннарыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр.
Өлкәнннәрне шушы бәйрәм белән тәбрик итәбез, аларга саулык, сәламәтлек, тыныч тормыш телибез. Киләчәктә дә балаларыгыз һәм оныкларыгыздан авыр сүз ишетмичә, аларның рәхимлелеге, шәфкатьлелеге, якты күңелләре тормышыгызны бизәп, бәхетлектә картаерга насыйп булсын!
Н.И. Габидуллина, милли эшләр буенча директор урынбасары
К списку новостей













