Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
“Көйле, моңлы татар җыры” бәйгесенең йомгаклау кичәсе
Опубликовано: 28.04.201227 нче апрель көнне И. Х. Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда Түбән Кама муниципаль районы күләмендә укучы балаларның җыр коллективлары арасында уздырылган “Көйле, моңлы татар җыры” бәйгесенең йомгаклау кичәсе үткәрелде. 14 нче лицейның “Чулман энҗеләре” җыр коллективына (җитәкчесе Кашапова Эльвира Рохулла кызы) “Көйле, моңлы татар җыры” муниципаль бәйгесендә җиңеп чыкканы өчен III дәрәҗә лауреат Дипломы (1-4 нче сыйныфлар), “Сандугач” җыр коллективына (җитәкчесе Абдуллов Альберт Әсхәт улы) “Серле ноталар” номинациясендә җиңгәне өчен Диплом (7-8 нче сыйныфлар) һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды (Түбән Кама үзешчәннәренең иҗаты һәм аларның җырлары тупланган “Халкыма бүләк итәм” исемле җыентыгын Бөтендөнья Татар Конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Мәҗит улы Ганиев үзе тапшырды).
“Көйле, моңлы татар җыры” бәйгесен оештыруда актив катнашып, халкыбызның гореф-гадәтләрен, тарихын, телен, сәнгатен үстерүдә үзеннән зур өлеш керткәне өчен 14 нче лицейның милли мәгариф буенча директор урынбасары Габидуллина Нуралия Имами кызы Грамота һәм Рөстәм Ганиевның бүләкләрен алды.
К списку новостей













