Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
“Яшь курайчылар” конкурсы
Опубликовано: 17.04.2012
“Яшь курайчылар” конкурсының шәһәркүләм бәйгесе 12 нче апрельдә “Балалар иҗаты йорты”нда үтте.
Бу конкурста 14 нче лицейның 2 нче Г (Кашапова Э.Р.) һәм 6 нчы Г (Насыйрова Ф.М.) сыйныфы укучылары актив катнашты. Аларның репертуарында “Җыр кергән күңелгә”, “Көймә килә”, “Туган тел”, “Әпипә”, “Өч дус биюе”, “Өммегөлсем” көйләре матур булып яңгырады. Җитәкчеләре Әмируллин Дилшат Минсәях улының тырышлыгы аркасында 6 нчы Г сыйныфы укучылары 3 нче урынны яулый алдылар.
Конкурсның И.Х. Садыйковның 75 еллыгына багышлап үткәрелүе “Чулман энҗеләре” һәм “Тамчыкай” ансамбленең хәтерендә озак сакланыр дип ышанасы килә.
3 нче урынны яулаган 6 нчы Г сыйныфы укучылары, сыйныф җитәкчесе Ф.М. Насыйрова һәм ансамбль җитәкчесе Д.М. Әмируллин 19 нчы апрель көнне 14 сәгатьтә соңгы турга чакырылалар.
Алга таба да уңышлар сезгә, хөрмәтле җитәкчеләр һәм кадерле балалар!
К списку новостей













