• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Камскополянская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» Нижнекамского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Республика Татарстан, Нижнекамский муниципальный район, п.г.т. Камские Поляны, д. 2/20
Телефон: +7(855)-533-98-75
E-Mail: kp2.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "КСОШ №2" НМР РТ
Руководитель: Рябцова Наталья Алексеевна
Год основания учреждения: 1989
У нас учатся: 634/ из них иностранных граждан 6
У нас учат: 39/ язык обучения русский

Районные соревнования по стрельбе среди школьников

“Мин татарча сөйләшәм!“ акциясе

Опубликовано: 18.04.2015

      Бистәбездә татар телен пропагандалау, үсеп килүче яшь буынга туган телебезнең кыйммәтен, бөеклеген аңлату, балаларның сөйләм телен, сәнгатьле уку, кешеләр белән аралаша алу күнекмәләрен үстерү максаты белән “Кама Аланы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” Түбән Кама муниципаль бюджетлы гомуми белем бирү учреждениесендә «Мин татарча сөйләшәм» акциясе үткәрелде. 2005нче елдан башлап һәр ел Татарстанда һәм татар дөньясында апрель аенда уза торган популяр “Мин татарча сөйләшәм” акция кысаларында мәктәбебездә күп чаралар үтте. “Мин татарча сөйләшәм!” бәйге – акциясе башланган көннәрдә мәктәбебездә үзенә бертөрле җанлылык, дәрт-дәрман хөкем сөрде. Иртән укучыларны һәм укытучыларны милли киемнәрдәге балалар мәктәптә каршы алды, укытучыларга да, укучыларга да акциянең логотибы бирелде, мәктәбебездә акциянең барышы игълан ителде. “Мин татарча сөйләшәм” акциясе уңаеннан актлар залында зур кичә оештырылды.

      1,3,5нче сыйныф укучыларына логотиплар дәрестә таратылды. Һәрбер укучының логотиплы буласы килде, ә логотипны татар телендә сөйләшеп кенә алып була иде, шунлыктан балалар бик актив катнаштылар. Бирелгән темага татарча сүзләр әйттеләр, җөмләләр төзеделәр, бер – берсе белән төрле әңгәмәләр алып бардылар. Акция укучыларда бик зур кызыксыну уятты, укучылар бик теләп үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, һәр үткәрелгән чараларда рус телендә сөйләшүче балаларның актив катнашуы шуңа дәлил булып торды.

        Түбән Кама мәгариф идарәсе оештырган “Көйле, моңлы татар җыры” бәйгесендә безнең укучыларыбыз һәр елдагыча бик теләп катнаштылар. Быел хор коллективы (татар һәм рус милләтле укучылардан тора) “Туган җирем- туган телем” номинациясендә җиңүгә лаек булды. Шулай ук Җиңүнең 70 еллыгы һәм М.Җәлилнең туган көненә багышланган мәктәпкүләм "Шигырь уку бәйгесе" оештырылды. Бәйгедә җиңүчеләр Хөсәенова Зәлия, Фәйзуллина Илмира, Мөхәммәтшина Гөлназ, Закирова Азалия, Яруллина Камилә мәктәп данын яклап Республикакүләм “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен” бәйгесендә катнашып, уңышлы чыгышлары белән сөендерделәр.

Татар һәм рус төркемендә белем алучы 7 Һәм 10 сыйныф укучылары төркемнәргә бүленеп, бистәбезнең төрле кибетләрендә, урамда, базарда, китапханәләрдә һәм төрле көнкүреш хезмәтләр күрсәтә торган урыннарда әңгәмәләр кордылар. Төрле һөнәр ияләре белән очраштылар һәм аларга сораулар биреп, татар телен ни дәрәҗәдә белүләрен, татар теленең кирәклеген ачыкладылар. “Сез татарча сөйләшәсезме?” исеме астында аралашу, сораштырулар (интервью алу) үткәрелде.Һәр әңгәмәдәшкә “Мин татарча сөйләшәм” логотибы тапшырылды. Аеруча укучыларга базарда киемнәр сатучы Бугайцева Алевтина Ивановна белән сөйләшү бик гаҗәпләндерде һәм үрнәк булды. Рус гаиләсендә туып үсеп тә, татар телендә сөйләшүе, барлык туганнарының татарча аралаша алулары таң калдырды. Урамда төрле оешмаларда үткәрелгән аралашу чарасында барлыгы 62 кешегә төрле-төрле сораулар бирелде: алар арасында татар телен аңлый һәм сөйләшә белүчеләр – 48%, аңлый, ләкин җавап биргәндә рус сүзләрен дә кулланып сөйләшүчеләр – 25%, әңгәмә коруда катнашканнарны 37%ы бөтенләй татарча аңламый. Шулай да “исәнмесез”, “рәхмәт” сүзләрен аңлаучылар 98%ны тәшкил итте. ”Татар телен белергә кирәк”, “ Балалар белән өй эшен эшләгәндә бигрәк тә кирәк”, “ Дәүләт телебез бит”, “Элек өйрәнергә укуларга да йөргән идем” дип җавап бирүчеләр аеруча сөендерде. Укучылар татар телендә сөйләшкән әңгәмәдәшләргә үз телләрен онытмаска, бабаларына һәм оныкларына өйрәтергә, гаиләләрдә татарча сөйләшергә тәкъдим иттеләр. Һәр кеше безнең сөйләшүне игътибар белән тыңлап торды, үзләре дә сөйләшүдә теләп катнаштылар.

      Акция барышында үткәрелгән чараларда татар балалары белән бергә, рустелле балалар да актив булдылар. Чараларда 500 гә якын рустелле бала катнашты. “Мин татарча сөйләшәм!” акциясендә барлыгы 908 кеше катнашты: 751 мәктәп укучысы, 48 укытучы, 5 пешекче, 2 китапханәче, 7 техперсонал;

 96 бистәбез кешесе. Шулай ук акция барышы мәктәп сайтында һәм бистәбезнең “Посинформ” газетасында да яктыртылды.




К списку новостей