муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Камскополянская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» Нижнекамского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Нижнекамский муниципальный район, п.г.т. Камские Поляны, д. 2/20 |
| Телефон: | +7(855)-533-98-75 |
| E-Mail: | kp2.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "КСОШ №2" НМР РТ |
| Руководитель: | Рябцова Наталья Алексеевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 634/ из них иностранных граждан 6 |
| У нас учат: | 39/ язык обучения русский |
Районные соревнования по стрельбе среди школьников
Сәләтле укучыларыбыз
Опубликовано: 09.02.2015Декабрьдә татар теле һәм әдәбиятыннан КФУ оештырган III Халыкара олимпиадасының беренче туры булып үтте. Олимпиадада татар һәм рус төркемнәрендә укучы 8-11нче сыйныф укучылары өчен интернет-тест биремнәре формасында оештырылган иде. Халыкара олимпиаданың беренче турында безнең мәктәптән дә 12 укучы катнашты. Әлеге олимпиаданың нәтиҗәләре билгеле булды. 11а сыйныфы укучысы Павлова Христина һәм 10а сыйныфы укучысы Хавхун Рената икенче турга үттеләр. Икенче тур Казанда КФУ бинасында узачак. Кызларны котлыйбыз һәм алдагы турда да уңышлар телибез!
Шулай ук Республика күләмендә игълан ителгән “Яшь укытучы” бәйгесенең нәтиҗәләре дә билгеле булды. 11а сыйныфы укучысы Сабитова Гөлназ сайлап алу турында катнашып, икенче турга үтте. Бәйгенең 2нче туры 21нче февральдә Казанда КФУ бинасында үтәчәк. Гөлназны һәм аны әзерләгән укытучыларын котлыйбыз һәм алдагы турда да уңышлар телибез.
К списку новостей










