Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Каенлинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Каенлы урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423555,Республика Татарстан,Нижнекамский муниципальный район, Каенлинское СП, с.Каенлы, ул.Школьная, д.17 |
| Телефон: | 8(8555)44-91-23 |
| E-Mail: | kaenly.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Каенлинская СОШ" НМР РТ |
| Руководитель: | Сулейманова Лейсан Ильдусовна |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 71 обучающийся/71 укучы, из них иностранных граждан 4 |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Каенлинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Каенлы урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Ату ярышы 08.02.2018 8 нче февраль көнне Сулейманов Р.Р. әтиләр һәм егетләр арасында ату ярышы оештырды. Әтиләрдән: I урынга Гайнетдинов Р. , II урынга Сулейманов Р., III урынга Таипов И. лаек булдылар. Егетләрдән: I урынны Шестаков Н., II урынны Салахиев И., III урынны Таипов И. яулады. Әтиләрне һәм егетләрне җиңүләре белән котлыйбыз!

-
Студентлар белән очрашу кичәсе 03.02.2018

Бер күрешү-үзе бер гомер бит,
Очрашуга сәбәп табылсын.
Бер-берләрен сагынышкан дуслар
Күрешергә мәктәпкә агылсын!
Кайтыйк әле, онытмыйк без, дуслар,
Канат ярган туган ояны.
Кыңгыраулар чыңы кабат дәште,
Мәктәпкә дип килдек без тагын, - дип безнең мәктәпне тәмамлап
чыккан укучыларыбыз очрашуга килде.
-
Сталинград сугышына 75 ел 02.02.2018

Сталинград янында совет гаскәрләренең җиңү яулавына быел 75 ел. Сталинград янында кан коюлар (1942 елның 17 июленнән – 1943 елның 2 февраленә кадәр) Бөек Ватан һәм Икенче бөтендөнья сугышларында бөек борылыш чоры була. Сугышлар һәр урам һәм һәр йорт өчен бара. Вокзал бинасы гына да 13 тапкыр кулдан-кулга күчә. Шәһәр тулысынча җимерелә һәм кирпеч ватыкларыннан, вак ташлардан, тимер-томыр өемнәреннән торган хәрабәләргә әверелә. Сталинград өчен барган сугышлар тәмамланганда, аның 500 мең кешелек халкыннан (100 меңләп кеше эвакуацияләнергә өлгерә) 30 мең чамасы кеше, шәһәрнең үзәк өлешендә исә нибары 7 кеше исән кала. 1942 елда булдырылган "Сталинград оборонасы өчен" медале белән 700 меңнән артык кеше бүләкләнә.
Сталинград сугышының 75 еллыгына карата мәктәптә дә төрле чаралар узды.
Укучылар әлеге темага документаль фильмнар карадылар, рәсемнәр ясадылар.
-
01.02.2018

Сталинград сугышына 75 ел.
-
01.02.2018

7 нче сыйныф укучысы Кәлимуллина Адиләне һәм укытучысы
Гарипова Лилия Рәүф кызын ҖИҢҮЛӘРЕ белән КОТЛЫЙБЫЗ!!!
Адилә татар теле һәм әдәбияттан үткәрелгән олимпиадаларда
Республикада призлы урыннар яулады.
Алга таба да уңышлар телибез! -
Родителям будущих первоклассников! 29.01.2018

Будущим первоклассникам!!!
С 3 февраля по 17 марта 2018 г. пройдут занятия с будущими первоклассниками! Занятия начинаются в 11.00
-
29.01.2018

Уважаемые выпускники!
Приглашаем Вас на вечер встречи выпускников,
который состоится 3 февраля в 12.00
в актовом зале МБОУ "Каенлинская СОШ"
-
"Учитель года - 2018"
29.01.2018
Учитель русского языка и литературы Гарипов Ахметсагир Фаизович
принял участие в муниципальном этапе конкурса
"Учитель года - 2018" и стал лауреатом в номинации
"Лучший сельский учитель".
ПОЗДРАВЛЯЕМ!!!
-
Без - тимурчылар! 26.01.2018

-
Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел 19.01.2018

2018 елның 16 нчы гыйнварында бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани тууына 200 ел булды, шуңа бу ел Мәрҗани елы дип игълан ителде. Гомум төрки-татар тарихын, Казан татарлары тарихын бербөтен итеп берләштергән, татар ханнарының югалган исемнәрен иң беренче булып санап чыккан бөек шәхес.
Шиһабетдин Мәрҗани –мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, энциклопедик галим, реформатор, күпкырлы шәхес. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм.
Бүген татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Рәүф кызы 5 нче һәм 8 нче сыйныф укучыларын Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды.









