Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Каенлинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Каенлы урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423555,Республика Татарстан,Нижнекамский муниципальный район, Каенлинское СП, с.Каенлы, ул.Школьная, д.17 |
| Телефон: | 8(8555)44-91-23 |
| E-Mail: | kaenly.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Каенлинская СОШ" НМР РТ |
| Руководитель: | Сулейманова Лейсан Ильдусовна |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 71 обучающийся/71 укучы, из них иностранных граждан 4 |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Каенлинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Каенлы урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
"Зарница" / "Аҗаган" 22.02.2022

Бүген Ватан сакчылары көненә багышлап физкультура укытучысы Сулейманов Р.Р. “Аҗаган” хәрби-спорт уены үткәрде. Анда 5-11 нче сыйныф укучылары катнашты. "Яшелләр" һәм "кызыллар" командалары төрле ярышларда үзләренең әзерлекләрен күрсәттеләр.
-
Международный день родного языка / Халыкара туган тел көне 21.02.2022

21 февраль -- Халыкара туган телләр көне. Дәрестән тыш чара туган телләр көненә багышлап үткәрелде. Чарада 3, 5, 7, 9 нчы сыйныф укучылары катшашты. Алар туган телне яратырга, сакларга, хөрмәт итәргә кирәклеген аңлаттылар.
-
Халыкара туган тел көне рәсемнәрдә 21.02.2022

Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез.
-
Всероссийская неделя профориентации /Бөтенроссия һөнәри юнәлеш бирү атнасы 19.02.2022

В рамках Всероссийской недели профориентации российская образовательная компания MAXIMUM Education проводит бесплатные онлайн-мероприятия для обучающихся 5-11 классов и их родителей. С 14 по 20 февраля они прошли по полученной ссылке и присоединились к трансляции на платформе. Активные участие приняли учащиеся 6 класса (кл. руководитель Шарапова А.Р.). / Бөтенроссия һөнәри юнәлеш бирү атнасы кысаларында MAXIMUM Education Россия мәгариф компаниясе 5-11 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен бушлай онлайн-чаралар үткәрә. 14-20 нче февральдә алар алынган сылтама буенча уздылар һәм платформада трансляцияләргә кушылдылар. Атналыкта 6 нчы сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Шарапова А.Р.) бик актив катнаштылар.
-
"Дружба народов" / "Халыклар дуслыгы" 19.02.2022

5, 6 нчы сыйныфларда "Халыклар дуслыгы" дип исемләнгән иҗади дәресләр үтте. Укучылар рәсем укытучысы Заиева Р.Н. җитәкчелегендә курчаклар ясап, аларга төрле милләт киемнәре киерттеләр. Соңыннан китапханәдә бу курчаклардан күргәзмә оештырылды.
-
"Мы ими гордимся!" / "Алар - безнең горурлык!" 18.02.2022

Хәрби-патриотик айлык кысаларында Дан орденнарының тулы кавалеры - Гариф Ибраһимовның тууына 100 ел булуга багышланган конференция үткәрелде. Укучылар сугыш елларында батырлык күрсәткән авылдашларыбыз турында чыгыш ясадылар.
-
"Образцы национальной одежды" / "Милли кием үрнәкләре" 17.02.2022

1 нче сыйныф укучылары (укытучылары Краснова Ф.Г.) технология дәресендә татар милли кием үрнәкләре белән таныштылар. Алар калфак, түбәтәй, читек бизәлешен карадылар. Аппликация формасында алъяпкыч бизәделәр. / Учащиеся 1 класса (учитель Краснова Ф. Г.) на уроке технологии ознакомились с образцами татарской национальной одежды. Они осматривали калфак, тюбетейку, читек. В форме аппликации украшали передник.
-
Вниманию родителей будущих первоклассников 17.02.2022

Уважаемые родители!
В МБОУ «Каенлинская СОШ» НМР РТ с 19 февраля начинаются занятия с будущими первоклассниками. Занятия будут проводиться по субботам в 11.00 часов.
Детям нужно принести на первое занятие простой и цветные карандаши, ручку, тетрадь в клетку и сменную обувь. Родителям иметь бахилы, маску, ручку и блокнот для записей.
Администрация МБОУ «Каенлинская СОШ»
-
Әфганстан - хәтер ярасы 16.02.2022

Мәктәптә Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 33 ел тулуга багышланган очрашу кичәсе узды. Кичәгә кайнар нокталарда үзенең хәрби бурычын үтәгән авылдашыбыз, әфганчы Гараев Факиль катнашты. Ул укучыларга армия хезмәтендә булган вакыйгаларны сөйләде, сорауларына җавап бирде. Армия хезмәтенә барырга кирәклеге турында да искәртте. факиль абыйга рәхмәтебезне җиткерәбез һәм тагын килүен катеп калабыз!
-
"Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын" 16.02.2022

15 нче февральдә Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиядә "Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын" Бөтенроссия форумы узды. 7 нче сыйныф укучысы Калимуллин Ильяс "Тарих. Төбәк топонимикасы" секциясендә 2 нче урынга лаек булды. Укытучысы Гарипова Лилия Рәүф кызын һәм Ильясны җиңүләре белән котлыйбыз! Афәрин! Алга таба да яңа үрләр яулавын телибез!.









